news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Баулы районы башлыгы махсус операциядә һәлак булган солдат хакында хәбәр итте

Станислав тормышта катлаулы һәм бик кирәкле ил сакчысы юлын сайлады, ватандашларына чын батырлык, ныклык һәм тугрылык үрнәген күрсәтте, диелә хәбәрдә.

news_top
Баулы районы башлыгы махсус операциядә һәлак булган солдат хакында хәбәр итте

«Кадерле баулылар! Кайгылы хәбәр. Якташыбыз, контракт хезмәтенең кече сержанты Станислав Герасимов махсус операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган. Вөҗданы кушуы буенча Станислав тормышта катлаулы һәм бик кирәкле ил сакчысы юлын сайлады. Ул ватандашларына чын батырлык, ныклык һәм тугрылык үрнәген күрсәтте.

Барлык баулылар исеменнән Станиславның әнисе Любовь Александровнаның, тормыш иптәше Евгения Олеговнаның, улының, бертуганнары Денис һәм Вадимның авыр кайгысын уртаклашам.

Йөрәк сыкрый.

Якташыбызның туганнарына, якыннарына, дуслары һәм хезмәттәшләренә Ходай сабырлык бирсен», — дип язган Ильяз Гузаиров.

2 март көнне Түбән Камада Украинадагы махсус операциядә вафат булган сержант Илнур Сибгатуллин белән хушлаштылар, дип язган идек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар