Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Баулы фаҗигасе»: Иргә алты, хатынга уналты тапкыр балта чапкан кешене хөкем иттеләр

2016 елның апрелендә Яңа Чүти авылында, Renault Megane машинасын урлау өчен, ир белән хатынны вәхшиләрчә үтерәләр.

news_top_970_100
«Баулы фаҗигасе»: Иргә алты, хатынга уналты тапкыр балта чапкан кешене хөкем иттеләр
https://pixabay.com/

Баулы районында ир белән хатынны үтергән кешеләргә карата хөкем карары үз көченә керде. Җинаять эшләре буенча суд коллегиясе Татарстанның Югары суды карарын үзгәртмәде. Шулай итеп Башкортстанның Октябрь районында яшәүче 47 яшьлек Сергей Груняхин һәм 36 яшьлек Вячеслав Кексель гаебе расланды. Бу турыда «Московский комсомолец» хәбәр итте.

Фаҗига 2016 елның апрелендә була. Груняхин һәм Кексель Баулы районының Яңа Чүти авылында бер йортта вакытлыча яшәп тора. Алар йорт хуҗасының Renault Megane машинасын урларга җыена. Хуҗалар йоклагач, машинаны алып китәргә уйлыйлар. Ләкин бу хәлгә кадәр Груняхин йорт хуҗасы белән талаша һәм аны үтерергә карар кыла. Кексельгә ул бу нияте хакында сөйләми.

17 апрельгә каршы төндә Груняхин исерек була, ул балта ала һәм йоклап яткан хуҗага ташлана. Ул хуҗа ир-атның башына, муенына, күкрәгенә кимендә алты тапкыр балта белән суга. Җинаятьче хуҗабикә белән тагын да вәхширәк кылана — экспертлар мәрхүмәнең тәнендә балта белән чабылган уналты эз, муенында һәм күкрәгендә пычак белән яраланган биш эз саный. Ир белән хатын урында ук җан бирә.

Груняхин машина ачкычларын ала һәм урамга чыга. Кексель аны шунда көтеп тора. Җинаятьчеләр Октябрь шәһәренә китеп бара. Машинаны саталар, акчаны уртакка бүләләр.

Суд Груняхинны 20,5 елга каты режимлы колониягә, Кексельне шартлы рәвештә 2,5 елга ирегеннән мәхрүм итә. Кексельнең сынау срогы 3,5 ел итеп билгеләнә.

Груняхин һәм аның адвокаты суд карары белән килешми, алар апелляциягә бирә. Ләкин суд коллегиясе җинаять эше буенча суд карарын үзгәрешсез калдыра. Хөкем карары үз көченә керде, дип хәбәр итә Татарстан Прокуратурасы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100