Батырша: гомерен корбан итеп, мәчет салу хокукын яулап алып биргән татар каһарманы
Башкортстанның Балтач районы үзегендә Россия мөселманнары тарихында әйтеп бетергесез зур эз калдырган мәшһүр татар шәхесе - Батырша (Габдулла Галиев) музее бар.«Интертат» Балтач районында булып, музей белән танышты.
Батырша 1755-1756 елгы баш күтәрү идеологы, публицист. Бу баш күтәрүдән соң мөселман халыклары өчен зур үзгәрешләр килә. Чукынмаган мөселманнарны авылларыннан куу туктала, чукынганнар өчен армиягә бару, салым түләү туктала. Һәм иң билгеле вакыйгаларның берсе — Идел-Урал төбәгендә мәчетләр салырга рөхсәт бирелә. Көчләп чукындыру сәясәтен бик «тырышып» үткәргән Казан архиерее Лука Канашевич башка урынга күчерелә. Халыкны көчләп чукындыру сәясәте йомшара. Башкорт халкына патшага мөрәҗәгать итү хокукы бирелә, урман эшләренә җибәрү туктала, башкорт төбәкләренә почта станнарын төзү туктала. (Батыршаның тормыш юлы - мәкалә азагындагы белешмәдә).
Батырша гомере буе киртәләргә юлыккан
Россия империясе мөселманнарының дин хокукы өчен көрәшеп, Казан ханлыгы алынганнан соң мәчет салу мөмкинлеге булдырган, Идел-Урал төбәгендә яшәүче халыкларның тормыш хәлен яхшырткан — салымнардан, армия хезмәтләреннән азат итүгә, көчләп чукындыру сәясәтен йомшартуга үзеннән зур өлеш керткән Батырша хәзерге заманда иң танылган каһарманнар исемлегендә булырга тиеш кебек. Шушы юлда үзен корбан иткән кеше бит ул! Әмма кызганыч. Батырша исемен данлар өчен һәрвакыт ниндидер киртәләр булып торган.
Империя вакытында Батыршаның исемен күтәреп чыкмаганнар, билгеле. Империягә каршы чыккан, хәтта зинданда вакытта да ислам дине өчен көрәшкән, шул юлда һәлак булган кешене ул вакытта күтәреп чыгу тыелган булган.
Революциядән соң Пугачев, Степан Разин, Салават Юлаевларны күтәргәннәр, әмма Батырша исеме күләгәдә калган. Совет чорында аны дин әһеле, имам булган өчен күләгәдә калдырганнар.
Совет чоры беткәч, Батыршаның исемен күтәрергә берни дә комачауламас та кебек… Дөрестән дә, аның исеме шул вакытта халыкка чыкты да инде. Әмма хәзер Батыршаның исемен данларга тагын киртәләр чыгып тора. Россия халык соборы дигән оешма аны «антироссийский» эшчәнлек алып бара дип гаепләде, «дини фанатик» дип атап, Батыршаны террорчылар белән тиңләргә маташты. Хәзер без чиктән тыш толерант булырга өйрәнгән — поездның алдына ук чыгып йөгерәбез, килештек. Батыршаның исемен сызып атарга тырышучыларга карата зур протестлар белдерелмәде.
Батыршаны күтәреп чыгуга тагын бер әйбер комачаулый… Ул — татар кешесе, «төньяк-көнбатыш» төбәктә туган. Монысы инде хәзерге заманда үзе үк зур сәбәп була ала. Барлык мөселманнарның дин иреге өчен көрәшкән кеше — бүлгәләргә бернинди сәбәп тә юк тоелса да, күрше республикада аны һаман-һаман «мишәр» дип аерып чыгарга теләүчеләр бар.
Бер сорау туа — нигә Казанда Батырша истәлеген мәңгеләштермәскә? Нигә безнең дин әһелләре аның исемен мәңгеләштерү турында уйламый икән? Ни дисәң дә, безнең борынгы таш мәчетләребез нәкъ менә Батырша баш күтәрүеннән соң төзелгән бит.
Батыршаның чын исеме Габдулла Галиев. Аның милләте шик тудырмый — ул татар авылы Карышбашта туган, татар мулласында, татар мәдрәсәләрендә укыган. Ә Батыршаһ — аңа халык тарафыннан бирелгән тәхәллүс. Ул гомеренең соңгы мизгелләренә кадәр үзенә бирелгән шундый данлы исемне аклап кала.
Музейга кергәнче урамнардагы халык белән дә сөйләшеп алдым. Мәйтәм, кемнәр яши Балтач районында? Халыкның җавабын нинди буласын да беләм инде, белсәм дә сорадым. «Татарлар» диләр бар да бер булып. Бөтен «төньяк-көнбатыштагыча» инде, елмаеп кына «безне башкортлар дип язалар инде» дип көлеп телгә алалар. Бу яклардагы татарларның канына «монда мишәрләр яши» дип кат-кат сеңдерергә теләсәләр дә, сорамасаң, үзләренең мишәр икәнлекләрен дә әйтмиләр.
Мәчеттә халык аз…
Балтач район үзәгендәге ике катлы кызыл мәчет «Батырша» исемен йөртә. Имам Рәфис Шәйхәйдаров үзе дә Батырша нәселеннән. Батыршаның үз нәселе калмаган — улы төрмәдә үлә, кызлары, хатыны монастырьда эзсез югала. Әмма әтисенең туганнарыннан киткән нәселе бар.
Рәфис хәзрәт янына килгәндә җомга вакыты иде. Хәзрәт бик ачык чырай белән каршы алды. Мәчеткә үттек. Киштәдә китапларның күплегенә игътибар иттем. Дини әдәбият кына түгел, Батырша, татар халкына кагылышлылары да байтак. «Батырша эзләреннән», «Татары Уфимского уезда»…
Кызганыч, җомга намазына килүчеләр унлап кына иде. Алар да өлкәннәр, урта яшьләрдәге бер агай гына бар иде. Шул Батыршалар тырышлыгы белән дә бит инде ислам дине бүгенге көннәргә килеп җиткән. Шундый бөек дин әһеле исемен йөрткән мәчеткә җомга намазына да кеше килмәве күңелгә ятып бетмәде… Биредә яшәүчеләр әйтүенчә, районда эш юк, күп халык Себергә китеп эшләп көн күрә.
Батырша музее зур кишәрлектә утырган бик матур агач бина. Бу төбәктәге кебек бинасы — дүрт яклы. Ишегендәге элмә такталар башкорт һәм рус телләрендә.
Аның кадәр бай, эчтәлекле музейларны күргән дә юк әле дисәм дә, ялгышмам. Музейларда еш кына бер үк әйберләр була, булган әйберне карап булмаслык итеп пыяла эченә яшерә башлыйлар. Ә монда бөтен музейлардагы кебек бөтен иске әйберне китереп тутырмаганнар. Барысы да музейның идеясенә туры килерлек итеп тупланган. Бөтен нәрсәне карап та була. Һәм бик чиста, бер бөртек тузан әсәре дә күрмәссең. Ягып, җылытып торалар икән. Экспонатлар татар, рус, башкорт телләрендә. Батыршаның өндәмәсе, баш күтәрү карталары башкорт телендә. Биографиясе, шәҗәрәсе — русча, татарча.
Зур бер киштәдә — Батырша турында китаплар. Җәмит Рәхимов, Фәүзия Бәйрәмова, Рәфис Шәйхәйдәров китаплары… Утыз дистәгә якын китап санадым.
Батыршаның шәҗәрәсе төзелгән. Аның әтисеннән киткән буыннарның берсеннән Рәфис Шәйхәйдәровка да килеп чыгасың.
Музейда — Батыршаның Гарызнамәсе — императрицага язган хаты. Түрдә — Батырша сыны. «Ул баһадир булган», ди Рәфис хәзрәт. «Мин басып карасам, бөтенләй кечкенә күренәм», ди. Басып та күрсәтте — чыннан да, Рәфис хәзрәт кечкенә буйлы булмаса да, җилкәсеннән генә.
Музейның иң зур байлыгы — Батыршаның шәхси китапханәсе. Нинди генә китаплары булмаган Батыршаның! Бу китапханә аерым өйрәнелергә тиештер дип уйлыйм.
Батырша музеен караганда күңелне горурлык һәм чиктән тыш сагыш хисе басып алды. Шундый кешеләр булган дигән горурлык. Үз гомерен башкаларның якты киләчәге өчен корбан иткән кешеләр булган. Шул ук вакытта үзе дә, якыннары да бик кызганыч. Алар исән булсалар, күпме эшләрләр иде. Язмышлары да бик үкенечле бит. Хатыны, кызлары, бер-берсеннән аерылып, Мәскәү янындагы өч монастырьга ябылуга дучар ителгән бит. Бу бит инде физик кына түгел, рухи коллык та. Мулла хатыны, мулла кызлары бит алар! Улының, Уфа төрмәсенә ябылу сәбәпле, ничек вафат булганы билгеле — салкын тиеп үлгән. Ә кызлары, хатыны бөтенләй билгесез югалган. Ни генә кичермәгәндер алар!
«Батыршаның татар икәнлеген беркем инкяр итми»
Татарстанның һәм Башкорстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Батырша музее җитәкчесе һәм «Батырша» мәчетенең имам-хатыйбы Рафис Шәйхәйдәров белән әңгәмә.
— Музей 2003 елның 30 сентябрендә ачылды. Ачылышта Башкортстан Республикасының беренче Президенты Мортаза Рәхимов та катнашты.
Төзелешкә бер тиен дә бюджет акчасы тотылмады. Туганнары тарафыннан финансланды, экспонатларны туганнары китерде. Зәбир, Камил, Гали бирде акчаларны. (Алар барысы да Батыршаның ерак буыны — ИТ) Гали Кәрамович ул вакытта районның мәдәният бүлеген, Зәбир Кәрамович — «Сельэнерго»ны җитәкли иде. Хәзер икесе дә лаеклы ялда.
— Батырша дигәч, иң беренче кайсы сыйфатларын атар идегез?
— Галим булуын ассызыклап үтәсе килә. Үзеннән соң 3 зур байлык калдырган: Патшага язган Гарызнама һәм мөселман халкына күтәрелешкә өндәмә. Батырша хәзрәтттән калган өченче әйбер — аның китапханәсе. Бер өлеше музейда саклана.
Батырша хәзрәт яшәгән вакытта әле китап басу булмый, шуңа кулъязма китаплар гына. Аларның кайберләре меңәр битле. Үзенчәлеге шунда — автор төп мәгънәне текстта биргән. Китап башка галимгә күчә барган, тема буенча өстәмәләрне поляларга язганнар. Урын беткәч, махсус битләр дә куйганнар. Шуңа күрә төрле почерк белән язган җирләре күп.
— Бу китапларны галимнәр өйрәндеме?
— Бу — галимнәр генә укый торган китаплар.
Китапларның соңгы хуҗасы — Шакирҗан хәзрәт. Ул, үлем куркынычы янау сәбәпле, 1918 елда туган авылы Карышбашны ташлап чыгып китәргә мәҗбүр була. Малларын, балаларын, туганнарын алып, олаулар белән бер төркем Урта Азиягә юнәләләр. Китапларны алу мөмкинлеге булмый, шуңа күрә аларны авылда 3 кешегә бүлеп калдыра.
Сәмәйгә (Семипалатинск) барып җитеп, шунда яшиләр. Шакирҗан хәзрәт тә, җәмәгате дә, берничә баласы да шунда мәрхүм була. 1901 елгы Латыйфа исемле кызы һәм 1906 елгы Әхмәтнәби исемле улы 30 нчы елларда кире кайта. Чыгып киткәннәренә 20 еллап вакыт узган була. 20 ел эчендә халык укый ала торган китаплар таралып бетә. «Һәфтияк шәриф», «Коръән», «Кисекбаш», «Мөхәммәдия», «Пәйгамбәрләр тарихы» һәм башка шундый китапларны мәдрәсә бетергән кешеләр алып бетергән була. Галимнәр укый ала торганнары гына сакланып кала.
Монда күпчелек фараиз китаплары. Батырша хәзрәт мирас малын бүлү — фараиз белән нык шөгыльләнә. Гадәти таза ир кешедә кимендә 4 хатын, 4 хатыннан унар бала кала. Байлыкны гадел иттереп бүлеп бирергә кирәк. Бу мәсьәләдә һәрвакыт низаг чыга торган була — миңа әз булды, миңа әз булды дип тарткалашалар. Батырша хәзрәт бүлгән очракта гына низаг чыкмый, чөнки ул тумыштан көчле гипноз сәләтенә дә ия була. Уфа провинция җитәкчелеге дә, Оренбург губерна җитәкчелеге дә мирас малын бүләргә аны үзләре тәкъдим итә. Шуңа да аның Оренбург губернасы буенча гына түгел, Рәсәйнең калган өлкәләрендә дә бернинди чикләүсез, паспортсыз-нисез йөрү мөмкинлеге була. Аны хакимият тә йөзгә таный торган була.
— Батырша үзе язган китаплар сакланганмы?
— Үткән гасырның 80нче, 90 нчы елларыннан соң аның турында бик күп китаплар чыкты. Авторларының берсе - Мәсгут абый Гайнетдин, инде мәрхүм. «Нәсыйхәт» китабы Батыршаныкы дип язып чыкты. Ул аның тоткынлыкта язылган «Гарызнамә»сенә стиль ягыннан якын дигән. Бу китапны галим — динне һәм дөньялыкны белгән кеше язуында шик юк.
Китапларны Татарстан Фәннәр академиясеннән дә, Санкт-Петербургтан да килеп өйрәнделәр.
— Батыршаның батырлыгы турында легендалар да йөри. Алар ни дәрәҗәдә дөрес икән?
— Җәмит Рәхимов китабында аюны бер сугуда һуштан яздырган дигән урын бар, бәлки, хаклык та булгандыр. Үзенең исеме Габдулла булса да, халык кушаматы Баһадиршаһ, димәк, баһадир гәүдәле булган инде. Урыс галимнәренең язганнарына таянып, сынын эшләдек. Аның янына бассак, без бала гына булып күренәбез.
— Аның хакында соңгы елларда нәрсәләр ачыкланды?
— Соңгы елларда Батырша хәзрәткә багышланган бик күп фәнни-гамәли конференцияләр үтте. Иң куанычлысы — 2017 елны Санкт-Петербугта үткәне. Аны Ломоносов университеты белән берлектә Равил Гайнетдин җитәкчелегендәге Россия мөселманнары Диния нәзарәте үткәрде. Конференция барышында читтән күп каршылыклар булса да, бик күп галимнәр катнашты, чыгышлар искитәрлек дәрәҗәдә уңай гына булды. Бер тискәре фикер дә булмады.
Батырша турында иң күп хезмәтләр эшләгән кешеләр — Фәүзия Бәйрәмова, Фәйзелхак Ислаев.
— Батыршаның төп батырлыгы дип нәрсәне саныйсыз? Шушы мөрәҗәгатьне язып халыкны күтәрүме, әллә инде төрмәдәге шәхси батырлыгымы?
— Икесе дә. Программа ике ният белән төзелә. Беренче максаты — мөселман дәүләте төзү. Әгәр инде дәүләт төзү мөмкинлеге булмаса, халыкка җиңеллек тудыру.
— Батырша халыкка бу фикерләрен ничек ишеттергән?
— Ул һәрвакыт халык арасында булган, моңын-зарын тыңлап яшәгән. Халыкның авыр яшәвен, указларның бер-бер артлы чыгуын, салымнарның күбәюен йөрәгеннән кичергән.
Ул вакытта Рәсәй чит илләр белән сугыш алып барган, казнага акча кирәк булган. Ә чыгымнар халык өстенә салынган. Халык яшәү ифрат авыр булган. Указ нигезендә тоз кальгаларга, урыс гаскәрләре торган җирләргә китерелә башлый, шуннан гына алырга рөхсәт булган. Баш күтәрүгә кадәр мөселман халыклары гына түгел, Урал буенда яшәгән бөтен халыклар да тозны Иләк күленнән ала торган булалар. Соль-Илецк шул «иләк» дигән сүз инде ул, чөнки тозны иләк белән сөзеп алганнар. Арзанга гына сатып йөри торган булганнар.
— Рәфис хәзрәт, Батырша кайсы халык вәкиле?
— Татар булган. Мин китапларымда татар халкыныкы дип язам. Батыршага багышланган ике китап чыгардым. Берсе «Батырша эзләреннән» дип атала, берсе «Югары Карыш авылы тарихы» дип атала. Икесендә дә татар дип язылган.
Аның татар икәнлеген беркем инкяр итми. Ул Карышбаш авылыннан, хәзер Югары Карыш, Верхнекарышево дип атала. Ул авылда, авыл нигезләнгәннән башлап, башка халык яшәмәгән. Катнаш авыл түгел. Кайбер авылларның бер очында бер халык, икенче очында икенче халык, өченче очында өченче халык яши. Бу авылда татар халкы яшәгән, башка халык яшәмәгән, бары тик татарлар гына яшәгән, әле дә шулай.
Материал нинди телдә табылган, шул телдә бирелә. Менә автобиография, резюме саф татар телендә язылган, милли музей әзерләгән стенд рус телендә. Габдрахман Бикчурин шәҗәрәсе татар телендә. Гомумән бездә төрек телендә дә, татар телендә дә, башкорт телендә дә, рус телендә дә, иске славян телендә дә мәгълүматлар бар. Нинди материал кайдан тапканбыз, үзгәртмичә бирергә тырыштык, бернәрсәне дә үзгәртмәдек.
— Авылда Батыршаның йорт урыны бармы?
— Йорт урыны бар, ләкин ул билгеләп куелмады. Мәктәпкә истәлек билгесе куелды, балалар күрсен дигән максат белән эшләнгәндер дип уйлыйм инде.
— Батыршаның исемен мәңгеләштерү өчен алга таба нинди ниятләр бар?
— Республикадагы музейларның ярышы бара. Батырша хәзрәткә багышланган музейны күрсәтү, аның эшләрен, тормыш юлын күрсәтеп, программада катнашабыз. Урыннары әле ел азагында гына билгеле булачак. Эшләгән эшебезгә нәтиҗә ясарга әйбәт булыр иде.
— Батыршаның ничек вафат булуы хакында да сөйләсәгез иде…
— Шлиссельбургта тоткынлыкта булганда ул «әгәр дә христиан диненең ислам диненнән өстенлеген исбат итсәгез, христиан диненә мәхәббәт уятыр идем күңелемдә» дип әйтә. Һәм инде шушы мөрәҗәгать нигезендә аның янына берничә христиан дине әһеле килә. Аның дәгъвате шуның кадәрле көчле була — озак әңгәмәдән соң урыс дине әһелләренең үзләрендә исламга мәхәббәт уяна дип әйтәләр. Батыршаның тереләй телен кисәләр. 24 июльдә ул балтаны эләктереп алып, берничә төрмә сакчысын чабып үтереп, үзенең йөрәге ярылып үлә. «Истории российских тюрем» китабында шулай язылган.
Батыршага тиң шәхесләр бармы бездә?
Рәфис хәзрәт белән хушлашып, музейдан чыгып киттем. Шундый шәхесләребез булган бит безнең! Ниндидер авыр тойгылар да уяна күңелдә. Хәзер инде үз фикереңне белдерүгә, түрәләргә «ярамаган» сүз әйтү хакында телгә алынса, бөтенебез дә «яшисе бар бит, гаиләбез бар, дөньяда яшәве куркыныч, мин курыкмыйм да, балалар бар бит…» дибез. Батырша ниләр хис итте дә, гаиләсе аның бу адымын ничек кабул итте икән? Ул үзе, хатыннары, кызлары, улы ниләр кичергәндер? Ул бит шушы адымга барырга курыкмаган.
Һәм инде — аны саткан кеше дә шулай ук безнең милләт вәкиле бит. Патша биргән 1000 тәңкәгә кызыгып, ул шундый шәхесне юк иткән. Ул да үзен «дәүләт өчен, милләтебез өчен эшлим» дип аклагандыр инде…
Шул заманнан бирле кешеләр берничек тә үзгәрмәгән кебек тә тоелып китә… Кемнәрдер дине, халкы өчен үзен дә корбан итә. Ә кемнәрдер бер мең сумга шундый шәхесләрнең башына җитә.
Батырша турында язганнарыбыз аның үзенә, күп газаплар күргән хатыны, кызлары, улы рухына дога булып барсын иде. Урыннары җәннәттә булсын!
Батыршаның тормыш юлы
Габдулла Туктаргали улы рус документларында Абдулла Алиев, Батырша Алиев, Абдулла Мязгилдин, Губайдулла Матзялтдин дип тә язылган. Ул 1710 елда хәзер Балтач районына кергән Карышбаш авылында туа. Әтисе — Туктаргали, бабасы — Мәзгытдин. 16 гасырда Танып буйларына күчеп килгән мишәрләр нәселеннән. Ул Татарстан энциклопедиясендә 1710 елгы булып йөри, Башкортстан энциклопедиясендә 1715 елгы. 1762 елның 24 июлендә вафат булуы төгәл билгеле.
Тайсуган (Әлмәт районы), Ташкичү (Арча районы) мәдрәсәләрендә укый һәм укыта. Барда якларында укыта, мәдрәсә өчен дәреслекләр төзи. Шәригатьне тирән белүе белән таныла. Себер юлы ахуны итеп сайланыла, бу вазифаны алмый. Мирас эшләрен тирән белгән дин әһеле буларак таныла, шуңа күрә Уса, Себер юлларындагы күп авылларда була.
Батырша баш күтәрүен аңлар өчен ул чактагы тарихи вәзгыятькә күз салырга кирәк. 18 гасырда чукындыру сәясәте көчәя. 1742 елда мәчетләрне җимерергә, яңаларын салмаска дигән карар чыга, йөзләгән мәчет җимерелә. Казан губернасында 536 мәчетнең 418е, Себердә 133 мәчетнең 98е, Әстерханда 40 мәчетнең 25е яндырыла. Казан, Ырынбур губерналарында 270 мең кеше көчләп чукындырыла. Лука Канашевич — Аксак Каратун Казан епархиясе спискобы итеп билгеләнә. Чукындырылганнар салымнардан, дәүләт хезмәтеннән азат ителә, болар барысы да да чукынмаганнар җилкәсенә төшә. 1735-1737 елларда чукындыру сәясәтенә каршы чыккан 696 татар авылы яндырыла, 17 мең татар үтерелә, 10 мең хатын-кыз һәм бала кол итеп бирелә. Әмма шушы шартларда да 269 мең чукынганнар арасында татарлар нибары 3670 кеше генә була.
1755 елның мартында Батырша яуга әзерләнә башлый. Бик күп волостьларны йөреп чыга. Халыкны баш күтәрүгә өндәп, шәригатькә таянып, Коръәннән аятьләр китереп, халыкны рухландыра торган өндәмә яза. Бу өндәмәне чын мәгънәсендә фәнни хезмәткә тиңләргә була. Батырша шушы өндәмәне шәкертләре аша аны халыкка тарата. Батырша бердәм мөселман дәүләте төзергә өнди. Көрәшнең тигез булмаячагын да белә, батыр һәм тәвәккәл булсак, җиңүгә ирешәчәкбез, ди.
Батырша яуны дәррәү башларга хыяллана. Әмма аның ниятләрен тормышка ашырмастай берничә вакыйга була. Беренчедән, яу ниятләнгән вакыттан иртәрәк башлана. Патша хөкүмәте халыкка тозны сатып бирү турында карар чыгара. Моңа һәм башка кысуларга җавап үзен көттерми — Бөрҗән башкортлары баш күтәрә. Бердәм күтәрелеш башланмый кала. Соңрак та бердәмлеккә аяк чалырдай вакыйгалар була — башкортлар белән казахлар арасында бәрелешләр булып ала. Казан тирәсендәге татарлар яуга кушылмый.
Май башындагы чуалышлар бастырыла, яуның яңа срогы — 1 сентябрь билгеләнә. Әмма бу ният тә тормышка ашмый — 9 августта Бөрҗән башкортлары тагын баш күтәрә. Үзен кулга алачакларын белеп, Батырша хатыны Зөлбохар, 7 яшьлек улы Таҗетдин, 3 яшьлек Зөләйханы, 1 яшьлек Салиханы, якын шәкертләрен алып чыгып китә.
Кызганыч, яуның күтәрелеп китүенә комачаулаган тагын бер хәл була - баш күтәргәннәр белән яуның идеологы очраша алмый кала. Батыршаны тотучыларга 1000 тәңкә вәгъдә итәләр. 1756 елның августында Әзекәй дигән йомышлы татарлар авылында Сөләйман Диваев аны кулга ала.
Батыршаны Шлиссельбург төрмәсенә ябалар. Камчы белән суктыралар һәм борын яфракларын кисәләр. Улы төрмәгә озатыла, ул шунда үлә. Кызларының һәм хатынының язмышы билгесез — аларны төрле монастырьларга озаталар.
Батыршаның тагын бер хезмәте — төрмәдә императрица Елизавета Петровнага язган «Гарызнамә» се. Ул анда мөселман халкының гаепсезлеген исбат итә, ни өчен халыкларның баш күтәрүен аңлата.
Батырша төрмәдә утырганда андагы христиан руханилар белән бәхәскә керә, православиенең өстен икәнлеген аңлатсалар, чукынырга ризалаша. Аның белән барган бәхәстә каршы як оттыра - сүзләренә инандыра алмагач, аның телен өзәләр.
Батыршаның соңгы алышы да батырларча була. 1762 елныңэ 24 июлендә, таш төрмәдә яткан батыр каравылчыларның балтасын алып аларга ташлана, 4 сакчыны балта белән чабып үтерә һәм үзенең дә йөрәге ярылып үлә.(Рәфис Шәйхәйдаров китабыннан).