news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Батыроваларның икенче игезәк сыңары да әни булачак

Игезәк җырчы кызлар Рамилә һәм Рәзилә Батыроваларның икенче игезәк сыңары Рәзилә дә бәби көтә.

news_top
Батыроваларның икенче игезәк сыңары да әни булачак
Билгеле булганча, Рамилә Батырова узган елның 26 сентябрендә кыз бала тапты. Балага Мәликә дип исем куштылар. Тиздән Рәзиләнең дә баласы туачак.

"Ел башыннан гаиләбез ишәя, Алла боерса. Сабыйны гыйнвар ахырында көтәбез. Мәликәм апа булачак. Малаймы, кызмы икәнен үзләре дә тәгаен белми. Һәр УЗИ төрлечә күрсәтә. Шуңа күрә малайга да, кызга да исем әзер. Минем кызым Рәзиләне әни-апа дип йөртер дибез. Шуңа күрә мин дә тиздән әни-апа булам. Мин дә тагын бер тапкыр "әни" булам дисәм дә була, Алла теләсә", - дип сөйләде Интертатка Рамилә Батырова.

Фотода - Рәзилә тормыш иптәше Фәнил белән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар