Рәдиф Гаташ
Ирләр булыйк
Ирләр булыйк һәрвакыт
һәм һәр адымда.
Малай чакта –
уйнаганда,
Күккә карап төрле уйлар уйлаганда.
Кыйналганда.
Ирләр булыйк – үсмер чакта,
Беренче кат яратканда:
Яшьтәш кызыңа оялып беркөн аңлатканда.
Үпкәләшеп йөрешкәндә,
Килешкәндә.
Ирләр булыйк –
Якыннардан аерылганда
Һәм аларны сагынганда.
Егет булгач – юллар үтеп арган чакта,
Ерып булмас карурманда калган чакта,
Куркынычның күзенә карап барган чакта, –
Тормыш таләп иткән һәр урында,
Утта, суда.
Ирләр булыйк –
Мәхәббәттә җиңелгәндә,
Чигенгәндә.
Кайгы һәм шатлык килгәндә,
Мәҗлесләрдә, бәхәсләрдә…
Акыл һәм дәрт көрәшкәндә.
Вәгъдәләрдә…
Ирләр булыйк – ир булгач та,
картайгач та.
Ирләр булыйк!
Һичьюгында,
Күк гөмбәзен
иңебездә
Бары бер көн тотып торыйк!
Ирләр булыйк!
Фатих Кәрим
Сөйләр сүзләр бик күп алар
Сөйләр сүзләр бик күп алар,
Иренмичә сөйләсәң;
Озын сүзнең кыскасы шул:
Күп яшәргә теләсәң,
Үлем турында уйлама,
Илең турында уйла,
Илең турында уйласаң,
Гомерең озын була.
Сибгат Хәким
Йолдыз
Үзәнлектә җилләр уйнап йөри,
Яфракларны куып түбәнгә.
Маңгаенда кызыл йолдыз яна,
Кем ул күмелеп йоклый үләнгә?
Кем ул күмелеп йоклый? Милләте кем?
Кай өлкәдән? Кайсы авылдан?
Иленә булып хезмәт иткән?
Бу сугышка кайчан алынган?
Балалары бардыр, бәлки, аның,
Яшь егеттер, бәлки, кем белгән.
Ләкин безгә менә шунсы ачык:
Туган җире өчен ул үлгән.
Башына ул җылы бүрек кигән.
Туңмас өчен көзге салкыннан,
Карап ята көнбатышка таба
Күчеп барган фронт артыннан.
Гадел Кутуй
Батыр каберендә
Ялгыз кабер тора тау башында,
Яшь бер батыр анда күмелгән:
Таңда искән кыр җилләре аңа
Күп-күп итеп чәчәк китергән.
Баш очында аның шаулый нарат,
Ә наратта кошлар сайрыйлар.
Эссе көндә аны каплый болыт,
Ә суыкта нурлар карыйлар.
Бер яшь батыр ята тау башында,
Дусты килгән аны күрергә.
Ул ант итә аның баш очында
Дошманнарга җәза бирергә:
– Мин ант итәм үбеп туфрагыңны,
Мин ант итәм синең кабреңдә,
Һич кызганмам явыз дошманнарны,
Син яшәрсең минем хәтремдә!
Фатих Кәрим
Ватаным өчен
Бәлки, бу хат соңгы хатым булыр,
Иң дәһшәтле утка керәмен;
Шулай була калса, кояшны да
Бүген соңгы тапкыр күрәмен.
Мин сугышка керсәм, дошманымның
Йөрәгенә төзәп атамын;
Үзем үлсәм, балаларым кала
Минем гомерем булып, Ватаным.
Кала дөнья, кала бар матурлык,
Ал чәчәкләр кала болында;
Чәчәкләргә төренеп эзем кала,
Җырым кала үткән юлымда.
Үләм икән, үкенечле түгел
Бу үлемнең миңа килүе,
Бөек җыр ул – Бөек Ватан өчен
Сугыш кырларында үлүе.
Әдип Маликов
Ил язмышы – ир язмышы
Ул игенче иде.
Кырда үсте,
Җырлап үсте иркен сулышка.
Арышлары белән саубуллашып,
Китеп барды канлы сугышка.
Бер гомергә торыр «хезмәт көне»н
Фриц башы белән исәпләп,
Кыр патшасы – пехотачы бүген
Азат итә җирен кисәкләп.
Күтәрмәсә бергә ил язмышын,
Ир булуда мәгънә бармы соң?
Алып кайтыр егет иңнәрендә
Җиңү иртәсенең нурлысын!
Муса Җәлил
Батырлык турында
Беләм, егет, синең җырыңда
Күп илеңә сөю, якынлык.
Тик әйт: авыр сугыш елында
Син күрсәттең нинди батырлык?
Син бастыңмы сафка, кыенлык,
Кайгы йөген илең тартканда?
Кыенлыкта күренә кыюлык,
Ил батырны сыный батканда.
Ирлек сорый көрәш егеттән,
Ирешер өчен бөек өмиткә.
Ирек китәр, качсаң ирлектән,
Ирлек белән иреш иреккә.
Коткарырмы ялыну, елаулар,
Тоткын итсә дошман йөрәкне?
Буа алмас ләкин богаулар
Кылыч йөртә белгән беләкне!
Ни мәгънә бар эзсез яшәүдә,
Түбәнлектә, тарлык, кимлектә?
Яшәү хозурлыгы хөрлектә,
Гомер озынлыгы ирлектә.
Ил онытмас, бирсәң каныңны
Ватан өчен изге көрәшкә.
Хаин каны тама чиләккә,
Батыр каны тама йөрәккә.
Батыр үлә, үлмәс ат алып,
Батырлыклар белән макталып,
Исмең калсын, үзең үлсәң дә,
Тарихларда укып ятларлык.
Разил Вәлиев
Мәңгелек ут
Һәйкәл тора мәйдан уртасында,
Горур башы аска иелгән.
Җиңү булып кайткан батыр егет,
Һәйкәл булып кайткан иленә.
Урамда кыш. Сугыш күптән тынган.
Дөнья тыныч. Тик кул күшегә.
Ут янына баш ияргә килә
Бала-чага, олы кешеләр.
Тышта буран. Чал сакаллы бабай
Нигә салган әле бүреген?
Бу ялкында таныш чалым күреп,
Дустын уйлый, ахры, ул бүген.
...Медале дә юк иде бит хәтта…
Болай гына… гади бер батыр.
Атакада ядрә тигәч аңа:
«Син туктама, — диде, — бара тор...»
Кабереннән күтәрелгәнме ул,
Җимереп чыккан мәллә төрмәне?!
...Һәйкәл булып тәне кайткан илгә,
Мәңгелек ут булып — йөрәге.
Нур Әхмәдиев
Ирләр
Ирләр кыя таштай каты, диделәр.
Кыя ташка ирләр килделәр.
Кисәкләргә ватып өйделәр.
Имәндәй нык, диләр ирләрне,
Ә мин күрдем
Имәнне дә ирләр игәнне…
Нәрсә имән, нәрсә кыяташ!
Корычтай нык асыл, чын ирләр.
Язмышларын җиңгән ир каршында
Тез чүккәннәр хәтта үлемнәр.
Ил язмышы – ул бит ир язмышы,
Күпме башка казык кагылган.
Антлар гына түгел,
Тарих үзе
Ирләр каны белән язылган.
Резедә Вәлиева
Япь-яшь кызлар китте ут эченә…
Оныта алмам, мәңге оныта алмам
Йөрәгемнең әрнеп сызлавын,
Озатканда утлы яу кырына
Назлы гөлдәй татар кызларын.
Кызлар китте җырлар җырлый-җырлый.
Ак каеннар сыгылып тыңлады.
Япь-яшь кызлар китте ут эченә,
Йөрәкләрдә калды моңнары.
Гөлләр кебек гүзәл анам китте
Гүләп торган сугыш кырына.
Каерылган пар канатлар кебек
Толымнары калды кулымда.
Киткән икән, бәгърем, мәңгелеккә.
Ут эчендә гомерен җуярга.
Язган икән салкын толымнарын
Кайнар яшьләр белән юарга.
Еллар үтә, сагыш китә, диләр,
Ник әрнетә һаман ул моңнар?
Күз алдымнан китми, пар канаттай.
Сыгылып төшкән шушы толымнар…