news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Батырларча һәлак булган Гаделнең соңгы хаты: «Әни, яратам сине, гафу ит мине, зинһар...»

news_top
Батырларча һәлак булган Гаделнең соңгы хаты: «Әни, яратам сине, гафу ит мине, зинһар...»
Фото: видеодан скриншот

Бүген Актанышта махсус хәрби операциядә һәлак булган Гадел Моталлаповны соңгы юлга озатканнар. «Актаныш хәбәр» телеграм-каналында хушлашу мәрасименнән видео чыкты. Хушлашу мәрасимендә район башлыгы Ленар Зарипов, район хәрби комиссары Марат Гайфуллин, мәрхүмнең туганнары, якыннары, дуслары катнашкан.

Ир кешенең язмышы – илне саклау. Бүген – икеләтә кайгылы көн. Беренчедән, Гаделне озатабыз, икенчедән, Кайгы һәм хәтер көне. Бөек Ватан сугышы башланган көн. Бөтен совет халкы өчен бик кайгылы көн булган. Ләкин бу сугышта без, дөреслекне яклап, җиңеп чыктык. Бүгенге көндә дә безнең егетләр, ата-бабалары антына тугры булып, җаннарын кызганмыйча, безнең иминлекне саклыйлар. Аларны беркайчан да онытырга ярамый.

Әйе, кешенең язмышы төрлечә була. Безнең Гадел үзенең батыр егет булуын исбатлады. Андый батырларга мәңгелек дан! Гаделнең урыны җәннәт түрләрендә булсын! Тыныч йокла, Гадел! – дип сөйли район башлыгы.

Марат Гайфуллин бер минутлык тынлык игълан итә.

«Ул чын, гадел булды, кешене хөрмәт итә иде. Бер генә яшькә олы кешегә дә «абый» дип эндәште. Гадел безнең күңелләрдә», – дип сөйли авылдашы Илсур әфәнде.

Хәзрәт Коръән аятьләре укыганнан соң, батырның әнисе Айгөл ханым халык каршына чыга.

Бер ел үтте. Ниһаять улым туган йортына кайтты… Улым, син – минем өчен чын герой. Күп язмый, сөйләшми идең. Калган хатларың, фотоларың да бик аз. Хатыңда миңа язган теләкләреңне үтәргә тырышырмын. «Әни, мин монда исән калмам инде», – дидең. Бүгенгесе көнгә кадәр ышанмадым. Хәзер менә яныма кайткач ышанам. Синдер дип уйлыйм. Янымдадыр дип уйлыйм. Соңгы хатыңны укып елыйм. Менә берничә җөмләсе:

Әни, тиздән мин алгы сызыкка барачакмын һәм, курыксам да, илебезне, халкыбызны, сине, туганнарымны яратуымны исбатлармын. Әни, яратам сине, гафу ит мине, зинһар...

Улым, син дә мине гафу ит. Саклый алмадым. Һәрвакыт догада булырбыз. Урының оҗмахта булсын, тыныч йокла, бәбкәм, – дип сөйли әни кеше күз яшьләре аша. Ул район җитәкчелегенә, ярдәм күрсәткән, бу авыр көндә янында булган һәр кешегә рәхмәт сүзләрен әйтә.

Гаделнең якыннары, туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Аллаһы Тәгалә күркәм сабырлык бирсен! Мәрхүмнең урыны җәннәттә булсын!

  • Гадел Моталлапов 1998 елның 30 сентябрендә Актаныш авылында туган. 2014 елда, 1 нче номерлы Актаныш урта мәктәбенең 9 сыйныфын тәмамлагач, укуын Минзәлә медучилищесында дәвам итә. 2017-2018 елларда армия сафларында хезмәт итә. 2023 елның октябрендә хәрби контракт нигезендә махсус хәрби операциягә китә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар