Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Батыр хатын, сумкасын урларга теләгән каракны егып, полиция килгәнче тотып тора: "Син минем балаларымны ризыксыз калдырмакчы идеңме?" (видео)

Бу хәл Киров өлкәсендә була. Вакыйганың шаһитлары аны видеога яздырып алган.

news_top_970_100
Батыр хатын, сумкасын урларга теләгән каракны егып, полиция килгәнче тотып тора: "Син минем балаларымны ризыксыз калдырмакчы идеңме?" (видео)

Кировта яшәгән хатын-кызның көпә-көндез сумкасын алып качалар. Әмма ханым куркаклардан булмый - ул каракны егып сала, өстенә сузылып ята һәм полиция килгәнче тотып тора. "Балчык аша! Балаларымны акчасыз, ризыксыз калдырмакчы идеңме?" - ди ул. Зур гәүдәле хатын астында калган карак сүгенә, ялына, кычкыра, әмма котыла алмый. Карак ир дә, батыр ханым да бик нык сүгенәләр. 

Бу вакыйганың шаһитлары - үсмер малайлар хатынның бу гамәлләренә тыкшынмый. Ханымга су гына алып килеп бирәләр. 

Ир шулкадәр курыккан була - полиция килгәч, ул бик рәхәтләнеп кулларын богаулата, "тотыгыз җинаятьчене, алайса ул кача!" - дип хатынны тоткарлауны сорап кычкыра. 




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100