news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Батон өстенә ни өчен кисемнәр ясыйлар?

Имеш, кисем ясамасаң, углекислый газ төрле урыннардан чыга һәм икмәк өсте яргаланып бетә.

news_top
Батон өстенә ни өчен кисемнәр ясыйлар?
pixabay.com

Кибеттән сатып алынган батон өстендә берничә тирән кисем була. Моның сәбәбе фактлар сайтында аңлатыла.

Кайберәүләр ипи өстендәге кисемнәр камырдан углекислый газ чыксын өчен кирәк дип уйлый. Имеш, кисем ясамасаң, углекислый газ төрле урыннардан чыга һәм батон өсте ярылып бетә. 

Тик тәҗрибәле белгечләр фикеренчә, углекислый газ камырдагы бик вак тишемнәрдән дә тыныч кына чыга, бернинди дә зыян китерми. Температура режимы дөрес булмаса гына, ипи өсте яргаланып бетә.

Профессионаллар сүзләренчә, батон өстенә кисемнәр ясау — таныш ризыкны аерып күрсәтү, таныла торган итү өчен уйлап табылган. Аның функциональ мәгънәсе юк, ул бары тик эстетик яктан гына кирәкле, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар