Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Батон эчендә "Тун астында сельдь" салаты

Туклыклы салат яки батон эчендә "Тун астында сельдь" салаты рецептын тәкъдим итәм.

news_top_970_100
Батон эчендә "Тун астында сельдь" салаты
Салат өчен: 1 сельдь балыгы, 2 тозлы кыяр, 1 пешкән чөгендер, 50 грамм атланмай, яңа өзгән укроп, 3 йомырка, майонез.


Эш тәртибе: "Багет" батонын урталай кисәргә, йомшагын алырга. Батон эченә  ваклап туралган сельдь балыгын, тозлы кыяр салырга.

Йомырка, батон йомшагын, укропны турарга һәм майонез белән болгатырга,шулай ук батон эченә салырга кирәк. Аннары пешкән чөгендерне угычтан уарга һәм бүлмә температурасында йомшарган май белән болгатырга, бу массаны да багет эченә салырга.

1 сәгатькә суыткычка куярга. Табынга телемләп кисеп бирергә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100