Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Башының яртысы юк иде»: күзе күрмәүче массажчы кызның мәетен күршеләре тапкан

news_top_970_100

Екатеринбургның Академия районында бер кыз тәрәзәдән егылып һәлак булган. Күршеләрне аны таныган, ул 26 яшьлек Вероника Белоусова – районда танылган массажист булып чыга. Аны Ника дип кенә йөрткәннәр, ул Екатеринбургка Пермь краеннан килгән, күзләре күрмәү сәбәпле инвалид була. Бу хакта E1.RU сайты яза.

Ника Березники шәһәрендә туган, Екатеринбургта массажист белеме ала (Свердловск өлкәсендә медицина колледжын кызыл дипломга тәмамлый). Бер күзе бөтенләй диярлек күрмәсә дә, ул һәрвакыт кешеләргә файдалы булырга теләгән.

«Варганда, глюкофонда, дарбукта уйныйм. Сабын кайнатам, балавыздан шәмнәр ясыйм, сәйләннән үрәм, трикотаж һәм ализе пуффи җепләреннән бәйлим. Психология һәм эзотерика белән кызыксынам. Әмма минем тормышымдагы иң мөһим юнәлеш ул – массаж, ул олыларга да, балаларга да бәхетлерәк һәм сәламәтрәк булырга ярдәм итә», – дип язган Ника социаль челтәрдәге аккаунтында.

Ника Рябинин урамында яшәгән. Төнлә күршеләре аның мәетенә юлыга. Башында полиэтилен пакет була, өстенә куртка, чалбар кигән була, ә аяк киеме булмый. Күршеләре «Никаны үтергән булырга мөмкиннәр» дип фаразлый.

«Полиция һәм «ашыгыч ярдәм» чакыртучылар кызның муенында буудан калган эз булуын әйтә, аның муенына һәм башына пакет бәйләнгән була. Башы та тишелгән. Ә аның мәетен таныган күршесе «башының яртысы юк иде» ди. Реанимациядә исә «бу – криминаль характердагы үлем» дип әйткәннәр», – дип сөйләгән шул йортта яшәүче бер хатын-кыз.

Ника фатирда үзе генә яшәгән. Күршеләре әйтүенчә, ул үзен бик тыныч тоткан, начар гадәтләре булмаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100