news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башына уколлар кадаган: яшь әни 2 айлык улын рәхимсез үтергән

news_top

Бурятиядә 2 айлык баланың әнисе улын аеруча рәхимсезлек белән үтерүдә гаепләнә. Коточкыч фаҗига Улан-Удэда 2024 елның 9 октябренә каршы төндә була. Баланың елавы хатынның ачуын китерә. Яңа туган баласын тынычландырасы урында, ул аның битенә суга. Моның белән генә тукталып калмыйча, баланың башына көчле препаратлар кадый. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.

Россия Тикшерү комитетының Бурятия буенча Тикшерү идарәсендә әйтүләренчә, мондый дозадан бала беркадәр вакыттан соң үлгән.

«Хатын, баласын үтергәннән соң, качып китмәкче була. Әмма еракка китми, оперативниклар аны танышының фатирында тоткарлый», – дип ачыклык кертәләр Тикшерү комитеты матбугат хезмәтендә.

Сорау алуда хатын моны аффект халәтендә эшләвен, шулай ук бала тапканнан соң депрессиядә булуын әйткән. Әмма психологик-психиатрик суд экспертизасы гаепләнүченең үз гамәлләрен аңлап эшләвен күрсәткән.

Хәзер тикшерү, эшне судка тапшыру өчен, кирәкле процедураларны тәмамлый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар