Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Башына тибеп екты» – Яшь әнине вәхшиләрчә кыйнап үтергәннәр

news_top_970_100

Сыктывкар шәһәрендә 29 яшьлек хатынны бергә яши торган ире башта вәхшиләрчә кыйнаган, аннары буып үтергән. Аның нәни кызы ятим калган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Якынча белешмә буенча, 30 августта ир белән хатын талаша. Ир ярсый, хатынын кыйный башлый. Башта башына 2 тапкыр көчле итеп тибә, хатын егыла һәм шуннан соң аягына баса алмый инде. Аннары ир мендәр ала һәм хатынны үтергәнче буа.

Ирне тоткарлаганнар. Ул алдагы 2 айда СИЗОда булачак.

Яшь хатынның үлеме аның гаиләсе, нәни кызы, дуслары өчен шок була. Аларның сүзләренчә, бергә яши торган ире аны гел кимсетә, кыйный, бу турыда участковый да белә. Ләкин фаҗига булмасын өчен беркем берни эшләми.

«Участковыйны тикшерегез, зинһар. Гаризалар берничә тапкыр язылды, ир аны берничә тапкыр кыйнады. Нигә участковый берни эшләмәгән? Хатын-кызны үтерүгә кадәр барып җитте. Кызы әнисез калды», – ди мәрхүмәнең танышы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100