Иремнең сөяркәсе мине квартирадан куып чыгарырга теләде. Ә мин бу галәмәтне авыз ерып кына күзәттем. Мондый хәл сериалларда гына була, дип торам. Ә тормыш – үзе бер сериал икән.
Нинди көн соң бүген! – дип кычкырды Фирдәүс һәм эвакуаторга шалтыратты.
Анысы да ярты сәгатьтән соң гына килеп, машинасын сервис үзәгенә алып китте. Ә үзе такси белән өенә кайтты. Арыганга күрә, аның елыйсы килде. Өстәвенә, ире дә телефонын алмый.
Квартирасына менеп җиткәч, Фирдәүс ачкычны ишек йозагына кертте. Борылмый гына бит! Ул ачкычны әйләндереп карап: «Минем ачкычтыр бит инде? Ә квартирасы? Шул бит инде?» – дип гаҗәпләнде.
Домофонга басмакчы гына иде, күршедә торган әби ишектән башын тыкты.
Нәрсә булды, Фирдәүс?
И Рәйсә апа, менә ишек ачылмый әле. Ачкыч туры килмиме соң шунда...
Ә ничек туры килсен ул? Сез бит иртән йозакны алмаштырдыгыз. Оныттыңмы?
Ничек инде алмаштырдыгыз? Кем?
Шамил мастер чакырган иде. Мин кибеттән кайтып килә идем, ә мастер ишектә актарынып ята. Аннары Шамил аңа акча түләде. Янында бер хатын-кыз да бар иде. Мин сезгә кунаклар килде дип торам.
Фирдәүснең бу хәбәрдән соң башы әйләнде. Ул ишеккә таба борылды да каты итеп шакырга тотынды. Ниһаять, ишек ачылды. Әмма аны ире түгел, ә яшь кенә хатын каршылады.
Нәрсә кирәк? – диде ул.
Фирдәүс югалып калып, нәрсә дип җавап бирергә дә сүз тапмады.
Мин монда яшим. Ә сез кем? Һәм безнең квартирада нишлисез?
Синең башка ирең юк. Шамил – минеке һәм мин аны синең белән бүлешергә җыенмыйм! Мин аңардан бала көтәм, һәм баланы үстерергә бөтен шартлар да кирәк. Син бит инде карт, малай алып кайта алмыйсың.
Акылдан яздыгызмы әллә?! – дип кычкырды Фирдәүс һәм квартирага кермәкче булды.
Хәзер аңа иренең соңгы арада ник сәер йөргәне аңлашылды. Шамил гел үзенең уйларына чумган, хатынына карата битараф иде. «Ә минем белән нәрсәдер булса?» – дигән сораулары белән Фирдәүсне куркыта иде.
Шамил, синең белән нәрсә була ала? – дип көлә иде Фирдәүс, – Син миннән 10 елга яшьрәк. Көзгегә кара, нинди чибәр син минем! Син хәтта үз яшеңдә дә күренмисең!
Фирдәүс хаклы иде. Шамил үзен-үзе гел карап йөрде. Хатын-кыз игътибарына ул инде күнеккән. Ә тормыш итәргә Фирдәүсне сайлаган. Хатынга яшь аермасы тынгы бирми иде, ләкин ул барыбер бәхетле булырга теләде. Хисләргә бирелеп, аның белән торырга ризалашты. Беркем дә Шамилнең ихласлыгына ышанмады. Әмма шуңа да карамастан, алар бергә 8 ел гомер кичерделәр. Ә хәзер Шамил үзенә сөяркә тапкан.
Фирдәүснең күз алдыннан ире белән бергә кичергән мизгелләре үтте. Аннары ул уйлары белән чынбарлыкка кайтты. Каршында басып торган хатынга төбәлеп карап:
Шамил кайда? Мин сезнең белән нервымны бетерергә җыенмыйм. Югыйсә, мин полиция чакыртырга мәҗбүрмен. Сезгә квартираның хуҗасы кем икәнен аңлатыр торырга кирәкмәстер?
Бу квартираның хуҗасы – мин һәм мин генә кем монда яшәячәген хәл итә алам, – диде Шамил.
Фирдәүс күрше апасына күз ташлады. Димәк, тиздән Шамилнең сөяркәсен өенә алып кайтуы һәм аны үз өеннән ире куып чыгарганы турында бөтен кеше беләчәк. Нинди хурлык!
Яхшы, сезнеңчә булсын, мин үземнең шәхси әйберләремне булса да алыйм, – диде Фирдәүс.
Әлбәттә, – диде ире һәм квартирага узарга юл бирде.
Сөяркәсенең моңа эче пошты. Фирдәүс квартирага кереп, диванга утырды. Аякларын сузып, аларга ял бирде. Аннары кемгәдер шалтыратып, әйберләрне ташышырга ярдәм сорады.
Мин аңламадым. Син нишләп утырасың монда? Китәргә җыенмыйсыңмы әле? – диде яшь хатын.
Сез мине тыңлагач кына китәм, – дип көлеп куйды Фирдәүс. – Әйдәле, Шамил, сайрап җибәр, ничек мин сине кеше арасына керттем?
Сафсата! – дип бүлдерде хатын.
Шулай дисеңме? Шамилнең сәламәтлеге белән проблемалар барлыгын беләсеңме соң син?! Мин аны әнисе кебек күпме карадым! Күз күреме начарланганга күрә, төрле витаминнар эчерттем! Аңа көн саен чиста күлмәк кирәк! Әзергә-бәзер генә йөреп, ничек яшь хатыннар карамасын, ди? Рәхмәтең шушы булдымы, иркәм? – диде ул Шамилгә карап.
Шамил – фәннәр докторы, академик. Аның хезмәт хакы витаминнар алыр өчен генә җитә. Китәсеңме әле син?
«Син» дип эндәшергә башың яшь әле, – диде Фирдәүс һәм, иренә карап, – бәлки, бер сүз әйтерсең, герой? Бигрәк сөйләшми торган син бүген, – дип елмайды.
Ишеккә шакыдылар.
Менә! Ниһаять, килделәр, – дип шатланды яшь хатын.
Хәзер, ди менә. Бу әфәнделәр Шамилнең киемнәрен алып чыгарга килделәр, минекен түгел.
Шамил сез бу квартираны аңа бүләк иттегез, дип әйтте.
Әйе, мин аңа вәгъдә иткән идем, әмма соңгы арада шуның кадәр күп проблемалар барлыкка килде... Өлгермәдем, бәхетемә күрә, – дип өстәп куйды Фирдәүс.
Шамил – фәннәр докторы, академик, дисең, әмма бу алай түгел. Сез бөтен мәгълүматны бутап бетергәнсез яки сезне Шамил үзе бутаган. Мин ул академик, ә ул институтта укыта гына. 8 ел элек ул минем дачамны бригадасы белән эшләп биргән иде. Кич белән аның белән сөйләшеп киткәч, ул минем беркатлы йөрәгемне үзенә каратты.
Яшь хатын Шамилнең битенә кундырды. Аннары, ачуын тыеп тора алмыйча, чыгып китте. Кая киткән, нишләгәнен Фирдәүс белмәде.
Үзе генә калгач, Фирдәүс иренә рәнҗеп елады. 8 ел элек аныкы булырга ризалык биргәне өчен ул бик үкенде.
Иртән ул үзен тәртипкә китерде дә, ЗАГСка барып, аерылышу турында гариза язды.
Шамил шушы вакыйгадан соң эчүгә сабышкан, дигән хәбәр килде. Барлык бәхетсезлекләрендә ул Фирдәүсне гаепләп, тормышка үпкәләп ята икән.