Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башына 25 см озынлыктагы пычак кадалган кызны коткарганнар

news_top_970_100
Башына 25 см озынлыктагы пычак кадалган кызны коткарганнар
"Татар-информ" архивы

Владивостокта хирурглар башына пычак кадалган кызны үлемнән коткарган. 25 см озынлыктагы пычак кызның баш сөягенә кергән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Кызга сөйгән егете һөҗүм иткән. «Шунысы гаҗәеп, кыз аңында иде, ул хәтта сөйләшә дә алды», – дигән табиблар.

Пычакның йөзе кызның башына 4,5 см тирәнлеккә кергән, бер генә зур кан тамырын да кисмәгән, баш миенең тормыш өчен мөһим булган өлешләренә зыян салмаган.

Пычакны алу операциясе 1 сәгатьтән кимрәк дәвам иткән. Хәзер кыз үзен канәгатьләнерлек хис итә, аны табиблар күзәтеп тора. 

Тикшерүчеләр ачыклаганча, кызга 16 апрельдә Уссурийск шәһәрендә сөйгән егете пычак кадый. Моңа кадәр алар җитди талашкан булган. Җинаятьче тоткарланган, җинаять эшен тикшерәләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100