Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Башын күршегә керткән». Ир-атны хатыны үтереп тураклаган да мәет кисәкләрен пешергән

news_top_970_100
«Башын күршегә керткән». Ир-атны хатыны үтереп тураклаган да мәет кисәкләрен пешергән
https://pixabay.com/

Испаниядә бер хатын ирен үтереп, мәетен тураклаган. Аннары иренең башын секс-уенчыклар арасына салып, күршесенә кертеп биргән. Бу турыда Испания басмасына сылтама белән РЕН ТВ яза.

67 яшьлек Иисус Мария Баранда 2015 елның февралендә югала. Аны эзләү нәтиҗә бирми, ир-атны таба алмыйлар.

Бер көнне тол калган Кармен исемле хатын күрше хатынга керә һәм ярдәм сорый. Ул үзенең секс-уенчыклары салынган тартманы саклап торырга китерә. Имеш, хокук саклаучылар өйне тикшергән вакытта, аның шундый уенчыкларын күрмәсен.

Кармен шундый әйберләре булганга оялуын да әйтә. Күрше хатын тартманы саклап торырга ризалаша, алып шкафка куя. Берничә ай узгач, күрше хатын шкафтан сасы ис килүен тоя. Уенчыклар салынган тартманы ачкач, анда югалган ир-атның башы табыла.

Тикшерү версиясе буенча, Кармен исемле хатын иренең мирасын үзенеке итәргә ашыга. Шуңа күрә ул иренә тизрәк үләргә «ярдәм итә». Хатын ирен үтерә, мәетен тураклый, мәет кисәкләрен пешерә һәм чыгарып ыргыта. Иренең башын фольгага төрә һәм күрше хатынга кертеп куя.

Таркала башлаган ир-атны тешләренә карап кына таныйлар.

9 декабрьдә 64 яшьлек Карменны 15 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Ул гаебен танымый, тартма эчендә кеше башы булуын да кире кага, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100