Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Башын кисеп, сарай почмагына ыргыткан»: күрше төбәктә укытучыны вәхшиләрчә үтергәннәр

news_top_970_100
«Башын кисеп, сарай почмагына ыргыткан»: күрше төбәктә укытучыны вәхшиләрчә үтергәннәр
https://mari.sledcom.ru

Марий Элда укытучы булып эшләүче хатынны вәхшиләрчә үтергәннәр: аның башын кисеп алганнар. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән «Комсомольская правда» яза.

Звениговоның 1нче номерлы мәктәбендә укытучы булып эшләүче 71 яшьлек Римма Павлованы күпләр белә. Ул Кызыл Яр авылыннан була. Физкультура укытучысы бар кеше белән уртак тел таба, укучылар да, ата-аналар да аны ярата. Элеккеге укучылары да гел күрешергә килеп тора.

Римма Павлова Кызыл Яр авылында шәхси йортта ялгызы яши. Күршесе аны бер тәүлек күрми торгач, өйдә ут та янмагач, телефонга да җавап бирмәгәч, куркуга кала.

11 октябрьдә күрше хатын Римма Павлованың өенә керә, тик укытучы өйдә булмый. Аннары күрше сарайга керә һәм Римма Павлованың мәетен күреп ала. Мәетнең башын кисеп алганнар һәм сарайның ерак почмагына ыргытканнар.

Күрше хатын полиция чакыра. Тикшерүчеләр җинаятьнең бер тәүлек элек булуын билгели. Урында кан бик күп була. Җинаять эше ачыла, һәм биредә яшәүче 36 яшьлек ир-атны тоткарлыйлар. Аның өендә тентү була, пычак, аяк киеме табыла, алардагы кан җинаять урынындагы кан белән туры килә. Ир-атны сак астына алалар һәм гаепләү белдерәләр.

Тоткарланган ир-атның психиатрда хисапта торуы билгеле. Моңа кадәр ул кемне дә булса үтерергә теләвен әйткән булган. «Без аннан курка идек, хәзер дә куркабыз. Ул агрессив иде, кешеләрне ничек үтерергә җыенуын сөйли иде. Никтер аны изоляцияләмәделәр», – ди биредә яшәүче хатын.

Криминалистлар сүзләренчә, җинаять соң гына кичен яки бик иртән булган, шуңа шаһитлар юк. Җинаятьтә шикләнелүче ир-ат Римма Павлова укыткан мәктәптә укымаган, ул укытучы белән таныш булмаган. Сорау алганда, ул укытучыга һөҗүм итүенең сәбәбен дә аңлата алмый. Узып барган, урамга чыгып, сарайга кереп киткән хатынны күргән дә һөҗүм иткән. Башта таш белән бәреп аңын югалттырган, аннары башын кисеп алган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100