news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Башы юк» – Башкалада бала мәете табылган

news_top

Мәскәү өлкәсенең Балашиха шәһәрендә фатирда бала мәете табылган. Аның башы булмаган. Бу турыда РЕН ТВ яза.

РЕН ТВ чыганагы белешмәсе буенча, мәет фатирда балконда яшереп куелган. Якынча белешмә буенча, аны анасының сөйгәне үтергән булуы ихтимал.

Мәет табылган чакта әни кеше үзе бик тирән наркотик исереклегендә була.

16 ноябрьдә Мәскәүнең көнчыгышында буада рюкзак табыла, аның эчендә бала башы була. Малайга 7-10 яшь чамасы. Аны 2 көн элек үтергәннәре билгеле. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

«КП» белешмәсе буенча, мәрхүм балага 6 яшь, ул анасы һәм үги атасы белән яшәгән. Икесе дә наркотиклар кулланган, анасы психиатрия буенча хисапта тора.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 16 ноябрь 2025
    Исемсез
    Аерым исәптә торырга тиешле гаиләләр бар. Алар белән эшләргә тиешле хезмәткәрләр вазыйфаларын үтәмичә генә хезмәт хакы алып ята.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар