Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Башы ярылган, кулы сынган». 5 сыйныфта укучы кызны канга баткан килеш басуда тапканнар

news_top_970_100

Свердловск өлкәсендәге Мостовское авылында 12 яшьлек кыз урамга йөрергә чыгып китә, шуннан соң аны төнлә белән эзләп табалар. Бала басуда ята, башы ярылган, кулы сынган. 5 сыйныфта укучы кызга кемдер һөҗүм иткән. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Кыз бала ата-анасы белән «Солнечная долина» ял базасы территориясендә 2 катлы өйдә яши. Биредә бар кеше бер-берсен белә. Күршеләре сүзләренчә, 15 сентябрьдә кич белән бу кыз 15 яшьлек күрше малае белән дусларын тукталышка кадәр озата китә. Верхняя Пышмага кадәр соңгы рейс 19.30 сәгатьтә китә, шуңа күрә балалар ашыга.

Кыз өенә әйләнеп кайтмый. 20.00 сәг тирәсендә анасы полициягә хәбәр итә. Биредә яшәүчеләр, бергәләп, баланы эзли башлый. Аны 02.20 сәгатьтә басуда табалар. Ул канга баткан, урман сукмагыннан 10 метр ераклыкта ята.

«Монда бөтен кеше йөри. Аны кыйнаганнар да, ауган агачлар янына сөйрәп китергәннәрдер», – ди биредә яшәүче хатын.

Полиция биредә яшәүчеләрне сораштыра, кыз белән киткән күрше малаена да сораулар бар. 16 сентябрьдә көндез аны атасы белән полициягә алып китәләр. Әнисе сүзләренчә, аның улының бармак эзләрен алганнар.

«Ниндидер таштагы бармак эзләре белән чагыштыралар. Минем улым ул кыз һәм дуслары белән булган, аннары өйгә кайтты. Ә кыз калган, кибеткә киткән. Аны анда күргәннәр, газировка белән чипсы алган», – ди кызның күршесендә яшәүче хатын.

Кыз югалганчы 1 тәүлек алдан Мостоковскоеда кара спорт костюмы кигән шикле ир-атны күргәннәр. Бу турыда күрше малаеның туганы сөйли. Үсмерләр бу ир-атны сәер дип саный. «Ул яр буенда эчеп утырды, аннары, киемен салмыйча, йөзәргә кереп китте. Бөтен әйберен – телефонын да батырды. Безгә Екатеринбургтан килүен әйтте. Аны моңа кадәр күргәнебез булмады», – ди биредә яшәүче кеше.

Имгәнгән кыз авыр хәлдә, аны табиблар дәвалый, Тикшерү комитеты рәсми комментарий бирмәде, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100