Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башы – күл буенда, гәүдәсе бәдрәф чокырында табылган ир-атны үтерүчене эзлиләр

news_top_970_100

Томск өлкәсендә яшәүче ир-ат кеше башы салынган пакет тапкан. Бу турыда ул полициягә хәбәр иткән. Үтерүдә шикләнелүче тоткарланган, дип яза «Вести» каналы.

Кеше башы салынган пакет Томск районында Рожневое күле янында табыла. Урынга килгән хокук саклаучылар полиция чакыручыны сораштыра. Ачыкланганча, әлеге ир-ат Березкино авылыннан Томскига кадәр таныш булмаган ир-атны машинасына утыртып алып бара. Пассажир ир-ат юлда туктарга сорый, ул «чүп салынган пакетны ыргытырга» тели. Барып кайтканнан соң, ир-ат машинасында канга охшаган таплар күреп ала. Ул күл янына әйләнеп килә һәм пакет таба, шуны ачып карый.

Үтерелгән ир-атның шәхесен ачыклаганнар, җинаятькә аның 2 танышы катнашуы да билгеле. Бу 3 кеше, бергәләп, кыргый үләннәр әзерләү белән шөгыльләнгән. Ир-атларның 1976 елда туган берсен тоткарлаганнар.

Җинаять исерек килеш талашканда килеп чыккан, дип фаразлана. Тоткарланган ир-ат иптәшен буып үтерә, икенче ир-ат, 2 көн узгач, мәетнең башын чаба. Гәүдәне урамдагы бәдрәф чокырына салалар.

Җинаять эшен тикшерү бара, икенче шикләнелүчене эзлиләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100