Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Башы белән мичкә бәреп үтергән». 14 ел элек клубта танышкан кызны үтерүчене тапканнар

news_top_970_100
«Башы белән мичкә бәреп үтергән». 14 ел элек клубта танышкан кызны үтерүчене тапканнар
Тикшерү комитеты видеосыннан скриншот

14 ел элек яшь кызны үтергән ир-атны быел тотканнар. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Красноярск крае һәм Хакасия Республикасы буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итте.

Новоселовский районында яшәүче 23 яшьлек кыз 2009 елның февралендә югала. Анаш авылында яшәүче хатын кызы югалу турында полициягә хәбәр итә. Тикшерүчеләр «үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ача, тик үтерүче дә, кыз да табылмый. 2024 елда эшне кабат тикшерә башлыйлар һәм җинаятьтә шикләнелүче билгеләнә. Ул Березовский районында яшәүче 42 яшьлек ир-ат булып чыга. 31 гыйнварда аны тоткарлыйлар.

Тикшерү версиясе буенча, ир-ат корбаны белән 2009 елның 4 февралендә кич белән клубта таныша. Аннары кызны өенә чакыра, бераздан бәйләнә башлый. Кыз аны кире кага, алар талаша. Шуннан соң ир-ат кызның башына йодрыгы белән берничә тапкыр суга һәм башы белән мичкә бәрә. Кыз урында ук үлә.

Ир-ат, җинаятен яшерү өчен, мәетне чанага салып бистә читенә алып бара һәм чокырда калдыра.

«Сорау алганда ул гаебен таныды, мәет яткан урынны күрсәтте һәм барысын да сөйләп бирде. Тикшерү бара», – диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100