Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Башы белән ишек яңагына бәрде». Башкортстанда әти кеше нәни баласын үтергән

news_top_970_100
«Башы белән ишек яңагына бәрде». Башкортстанда әти кеше нәни баласын үтергән
https://pixabay.com/

Башкортстанның Аургазы районында яшәүче ир-атны нәни баласын үтерүдә гаепле дип тапканнар. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте. 

Стәрлетамак районара тикшерү бүлеге туплаган дәлилләрне суд җитәрлек дип тапкан һәм Аургазы районында яшәүче 51 яшьлек ир-атка карата хөкем карары чыгарган.

«Тикшерү ачыклаганча, 2021 елның 6 апрелендә бу ир-ат исерек була. Кич белән ул хатыны белән талаша. Бәхәс көнчелектән килеп чыга. Ир-ат баланың биологик атасы булуында шикләнә. Ул ике яшьлек улын төртеп җибәрә. Шуннан соң бала ишек яңагына башы белән бәрелә. Аннары әти кеше балага йодрыгы белән, телевизор пульты белән башына суга. Аннары ул баланы ала һәм үзенең буе биеклегеннән идәнгә атып бәрә. Бала имгәнә һәм үлә. Ир-ат җинаять урыныннан китеп бара, аны тиз арада полиция хезмәткәрләре тоткарлый», - диелә ведомство хәбәрендә.

Хөкем ителүче ир-ат гаебен танымый.

Суд аны 14 елга каты режимлы колониягә, шуны узгач 1 ел да 6 айга ирегеннән чикләүгә хөкем итә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100