Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Башы, аяклары чүплектә иде». Ульяновскида 34 ел элек кыз баланы үтерүче шунда ук яшәгән

news_top_970_100
«Башы, аяклары чүплектә иде». Ульяновскида 34 ел элек кыз баланы үтерүче шунда ук яшәгән
https://pixabay.com/

Ульяновскида 34 ел элек кыз баланы көчләгән, үтергән һәм мәетен тураклаган ир-атны тапканнар. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

«Ульяновскида тикшерүчеләр 11 яшьлек кызның гомерен өзүче маньякны тапкан. Фаҗига 34 ел элек булса да, җинаятьче эзенә хәзер генә төшкәннәр», – диелә хәбәрдә.

Төбәк буенча Тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, бала 1987 елның мартында кибеттән өенә кайтып барышлый югала. Берничә атна узгач кына чүп мичкәсендә үтерелгән бала мәетенең кисәкләрен табалар. Дистә еллар дәвамында вәхшиләрчә үтерүчене ачыклый алмыйлар.

2018 елда Эчке эшләр министрлыгының Ульяновск өлкәсе буенча идарәсенең эксперт-криминалистика үзәге белгечләре җинаятьченең ДНКсын мәрхүмә кызның киемнәрендәге спермадан ала. Аннары тикшерүчеләр җинаятькә биредә яшәүче кешенең катнашы булуын ачыклый.

Тикшерү версиясе буенча, нәкъ менә шул ир-ат 1984 елда балага һөҗүм иткән, көчләгән, үтергән, аннары мәетен тураклаган һәм кисәкләрен шәһәрнең төрле урыннарына ташлап чыккан.

«Җинаятьтә шикләнелүче кешедән экспертиза өчен ДНК-профиль үрнәкләрен алгач, ул, нәтиҗәләрне көтеп тормыйча ук, үз-үзенә кул салды», – диелә хәбәрдә.

Җинаятьче үлү сәбәпле, җинаять эше дә туктатылган.

«Комсомольская правда» хәбәр иткәнчә, фаҗига булган көнне баланы әти-әнисе кибеткә ипигә җибәргән. Аны үтерүче Владимир Колпаковка хәзер 61 яшь. Ул 26 яшьлек чагында 11 яшьлек Ольганы көчләгән, үтергән һәм мәетен тураклаган. 

4нче сыйныфта укучы кыз кибеттә батон ала, ләкин өенә алып кайтып җиткерә алмый. Бер ай чамасы узгач, чүп мичкәсендә баланың башы, оекбаш киелгән ике аяк табаны, йон башлыгы һәм өс киеме табыла. Тагын 6 көн узгач, 17 апрельдә, Минаев урамында йортларның чүп чыгара торган үткәргечендә кызның ике бот сөяге табыла. 

Җинаять эшен тикшерүне Мәскәүдә дә контрольгә алалар, тиз арада җинаятьчене табарга кушалар.

1982-1988 елларда Ульяновск станциясендә милиция бүлеге җитәкчесе Александр Талынев хатирәләрен уртаклашкан. Аның сүзләренчә, кул астында эшләүче бер хезмәткәре җитәкченең урынына менеп утырырга тели. Ул бер көнне командирының бакчада кул пычкысы белән эшләгәндә яралануын ишетеп ала һәм шул хәлне үз файдасына куллана – ялган шикаять бирә. Шулай итеп, тикшерүчеләр Александр Талыневның машина йөртүчесе Михаил Соснинга чыга. Аның хатыны югалган Ольганың анасы белән эшли. Бакчада канлы пычкы табыла, Ольганың мәетләрен Соснин җитәкчесе бакчасында тураклаган, дип фаразлыйлар һәм Соснинны кулга алалар. Соңрак экспертиза канның Соснинныкы түгел, Талыневныкы булуын билгели. Ләкин бу вакытта җинаятьчене тоту турында Мәскәүгә хәбәр итеп өлгерәләр.

Соснининны берничә ай СИЗОда тоталар, аннары психушкага озаталар, бераздан, дәлилләр җитешмәү сәбәпле, аны иреккә чыгаралар. 1995 елда Соснин улы янына армиягә бара һәм шунда үз-үзенә кул сала.

Ә чын маньяк бу вакытта биредә үк яшәп ята. Михаил Колпаковтан 1987 елның маенда сорау алалар. Ул Оляның йорты тирәсендә яши. 1986 елда өйләнгән, 2 елдан аерылышкан. Ул вакытта аның алибиен тикшермиләр, сүзләренә генә ышаналар. Былтыр тәҗрибәле тикшерүче Виджей Н. бу алибины тикшерә. Дистәләрчә ел узган булса да, алиби шунда ук таркала. Җинаять булган көнне Колпаков «хезмәттәшенә» күченергә булыштым, дип сөйли. Чынлыкта исә бу «хезмәттәш» аны бөтенләй белми булып чыга. «16 мартта кичен бер хатын белән булдым», – дип сөйли. Тик бу хатын да Колпаковны белмәвен әйтә.

Колпаковның анасы сүзләренчә, ул экспертларның ник килүен аңлап ала. Аннан төкереге һәм фатирындагы буяу үрнәкләрен алалар. Маньяк кызны үтергән чакта фатирында ремонт ясаган. Мәрхүмә кыз киемнәрендә буяу эзләре сакланган.

Колпаковны шунда ук тапмаганнар. 1994 елда ул 2 шешәдәшен үтергән өчен төрмәгә эләгә. Колониядән соң, аның ДНК үрнәген базага алалар. Шушы ук базада 34 ел элек баланы үтергәндәге эзләр генотибы да була.

Тикшерүчеләр Колпаков белән зонада булган кешеләрне сораштыра. Шунда ачыкланганча, ул бер танышына нәни кызны көчләве, үтерүе һәм дусты белән бергә мәетен тураклавы турында сөйләгән.

Хәзер аңа карата җитәрлек дәлилләр тупланган. Ләкин ул бөтен серләрен үзе белән теге дөньга алып киткән. 34 ел буена аның ниләр кылганын хәзер фаразлап кына була. Чөнки ул елларда нәни кызлар шактый югалган. Тикшерү эшләре дәвам итә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100