news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Башваткыч» тапшыруы кайчан кабат зәңгәр экраннарга чыгачак?

Рафил Җәләлиев алып барган «Башваткыч» тапшыруы инде март аеннан бирле төшерелми икән. Бу хакта ул «Интертат»ка хәбәр итте.

news_top
«Башваткыч» тапшыруы кайчан кабат зәңгәр экраннарга чыгачак?
Фото Рафил Җәләлиев рөхсәте белән кулланыла.

«Шалтырату көтәм»

«ТНВ» телеканалында «Башваткыч» тапшыруы 2011 елдан чыгып килә. Соңгы ярты елда бу тапшыруның зәңгәр экраннарда күренгәне юк. Тапшыруны соңгы 5 ел дәвамында алып баручы Рафил Җәләлиев бу хакта «Интертат» журналистына хәбәр итте. Рафил сүзләренчә, шушы тапшыру кайчан янәдән төшерелә башлаячак, дип, аннан тамашачыларның күбесе сорый икән.

«Тапшыру инде март аеннан бирле төшерелми. Ә аны һәрвакыт көтеп алучылар күп иде. Әле дә төрле мәҗлесләрдә, концертларда, ник күрсәтмиләр икән, кайчан күрсәтерләр икән, дип сорыйлар. Кайбер тамашачылар мине проекттан китте дип уйлый. Әмма, мин киткән булсам, тапшыру башка алып баручы белән әле дә төшерелер иде», – дип сөйли Рафил.

Алып баручыдан тапшыруның март аеннан бирле төшерелмәвенең сәбәбен сорадык. «Иҗади паузада», – дип әйттеләр. Төгәл генә: «Бүтән төшермибез», – димәделәр. Үзем дә шалтырату көтәм. Бик җанлы һәм халыкчан проект, зәңгәр экраннардан югалмасын иде. Табышмак, мәкаль, татар җырлары, кул эшләре, милли ризыклар, тарих – барысы да нәкъ менә шушы тапшыруда күрсәтелә иде», – диде ул.

Җәләлиев сүзләренчә, шушы 5 ел эчендә нәкъ менә «Башваткыч» проекты аны тагы да таныткан. «Кастингта без алтау идек: Айваз Садыров, Илфак Хафизов, Илмир Ямалов, Фердинанд Сәләхов, Азат Зарипов һәм мин. Нәкъ мине сайлап алдылар. Мин шушы проектка кереп киткән идем. Тагын бер кабатлап әйтәм: Аллаһ боерса, әле бик күп еллар төшерелсен иде ул. «ТНВ»дан хәбәр көтеп калам», – дип тәмамлады сүзен Рафил.

«ТНВ» телеканалының җавабы

«ТНВ» телеканалы сүзләренчә, тапшыру әлегә иҗади ялда. Кайчан кабат телевизордан күреп булачагы турында төгәл җавап кайтармадылар, тик тапшыруның ябылуы турында да сүз булмады. Димәк, көтәбез.

Комментарийлар (4)
Калган символлар:
  • 21 декабрь 2025
    Исемсез
    Бер ук тапшыруны купме карарга була инде, яналары кирэк. Туйдыра ич инде 5ел бер ук эйбер карагач
  • 19 декабрь 2025
    Исемсез
    Бик Кетэбез, БИК эйбэт мэгнэле тапшыруларнын берсе иде
  • 19 декабрь 2025
    Исемсез
    Башваткыч булмагач эйбэт
  • 19 декабрь 2025
    Исемсез
    Башваткыч кирэкми
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар