Басуга маникюр белән: Саба кызы тракторны ирләр белән тигез идарә итә
Барлык категориядәге авыл хуҗалыгы техникасы белән идарә итү хокукы булса да, чынлыкта, Эльмира – механизатор түгел.
Җир сукалау буенча Россиянең 10нчы ачык чемпионатында катнашучылар арасында бердәнбер нәфис затның үзе турында, ни өчен шушы һөнәрне сайлавы һәм артык кылтаеп китүчеләрне кайчак селкетеп алырга туры килгән чаклар турында «Казанские ведомости» корреспонденты Дмитрий Сивков язмасында.
Паша Ангелина варисы
Татарстанның иң шәп хатын-кыз тракторчысы Эльмира Ибәтова белән июльнең беренче декадасында «Казан Экспо» да узган «Бөтенроссия кыр көне – 2023»дә очраштык. Агросәнәгать комплексы өлкәсендә илнең иң масштаблы вакыйгалары кысаларында җир эшкәртү буенча Россиянең 10нчы ачык чемпионаты да уза. Аның җиңүчесе буларак Әтнә районы Күңгәр авылыннан Фәйзи Галиев исемендәге хуҗалык тракторчысы Ирек Галиев танылды. Әмма чемпионат бер төр белән генә чикләнми, җир эшкәртүдән тыш, «Трактор-шоу» дисциплинасында ил механизаторлары арасында трактор белән идарә итүдә иң осталарын да ачыклыйлар.
Белгән кешеләр әйтүенчә, әгәр җир сукалау ярышын марафон белән чагыштырып булса, анда катнашучыларга 2 сәгать 40 минут вакыт бирелә, ә «Трактор-шоу»да исәп секундларга бара – ул чын спринт.
100 метрлы трассаның бер як яртысы туры юлдан гыйбарәт, икенче яртысы, киресенчә, борма «змейка». Өстәвенә, иң җитезе булып, ул араны кыска вакытта узып өлгерергә генә түгел, стартта тракторчы үзе үк гидравлик таккыч белән эләктергән йөкне дә югалтмаска, ә фиништан соң максималь төгәл итеп мишеньгә төшерергә дә тиеш. Ә бит бу күнекмәләргә алдан әзерләнеп булмый, трасса белән – җәяүләп, ә техника һәм җиһазлар белән трасса янында аерым танышасы.
Кыскасы, сынау – чын профессионаллар өчен. Катнашучылар арасында хатын-кызны күрү – көтелмәгән хәл, аның Татарстанны тәкъдим итүе аеруча күңелле. Чыннан да, әгәр хатын-кызның бүген машина йөртүе гадәти күренеш булса, трактор руле яки рычаглары артында ул – ят күренеш. Хәер, өлкән яшьтәгеләр, мәктәп программасы буенча, узган гасырның 30нчы елларында авыл хуҗалыгы тармагында социаль ярышларны башлап җибәрүчеләрнең берсе булган Паша Ангелинаның исемен хәтерлидер әле.
Ул вакытта легендар тракторчы кызның исеме Чкалов, Стаханов, Папанин исемнәре кебек үк бөтен илгә яңгырый. 1933 елны Ангелина илдәге беренче хатын-кыз тракторчылар бригадасын җитәкли. Совет газета битләрен һәм кинохроникасын аның елмайган йөзе бизи, заманча термин белән әйтсәк, ул совет феминизмының символына әверелә.
Ул вакытта Советлар Союзының 200 мең хатын-кызы сөйкемле Паша үрнәгенә иярә. Озын булмаган, әмма көчле икәнлеге күренеп торган, сөйкемле һәм елмаючан Эльмира Ибәтовага карап, мондый кеше «100 мең дус кыз – тракторга!» иҗтимагый хәрәкәтенә бик рәхәтләнеп кушыла алган булыр иде, дип уйлыйсың.
Планканы түбәнәйтергә туры килде
Эльмира белән сайлап алу турыннан соң, икенче көнне аралаштык. Кызганыч, «Трактор-шоу» ның 1/16 финалының 32 катнашучысы арасына ул эләкмәгән, ә анда парлы узышларда иң яхшы тракторчыны ачыклыйлар. Җиңүчегә исә чемпион титулыннан тыш, «Нива»ачкычлары да тәгаенләнгән. Сүз уңаеннан, программаның бу төрендә Татарстан вәкилләреннән лауреатлар булмады.
– Чыгышыгыз аркасында күңелегез төштеме?
– Бер яктан, бу көрәштән иртә төшеп калуым бик кызганыч, икенче яктан, хәзер танышларым хет туктаусыз шалтыратудан туктар. Кайчан яңа машина алып кайтасың, дип кызыксына һәммәсе, – дип көлеп җибәрде Эльмира.
Кызның хәтта бик күңелле булмаган мизгелләрне дә шаяртуга борып җибәрүе гадәткә кергән, мондый сыйфат, гадәттә, рациональ оптимистларга хас.
– Дөресен әйткәндә, җиңел булмагандыр? Сез бит – чемпионатта катнашучылар арасында көчсез нәфис затлардан бердәнбер вәкил.
– Гайре табигый берни дә юк иде, экстремаль режимда булмаса да, бу күнегүләрне гадәти тормышта башкарырга туры килгәне бар. Ләкин, әйе, ияләшмәгән килештән шартлары кырыс. Кәгазьдән өйрәнеп, бернинди күнекмәләрсез Кытай Zoomlionын йөртергә туры килде. Әйе, җайлы һәм рәхәт булыр дип, беркем вәгъдә итмәде. «Трактор-шоу» дискотека түгел бит.
– Ә көндәшләр? Тез буыннары калтырамадымы? Казанга бит сезнең һөнәрнең иң-иңнәре, супер-профилар җыелды.
– Башта бөтенләй дә борчылмадым, имеш, нәрсәсе бар инде аның, тракторда гына йөрисе бит, дигән идем. Килеп, көндәшләремне күргәч аңладым: «Әһә, планканы киметергә кирәк икән». Хәер, аларның нәрсәсен карыйсың инде? Үзеңә «плюс бишлелек» итеп тырышырга кирәк. Димәк, әлегә алай ук килеп чыкмый. Ярый әле йөкне югалтмадым – аны трассада калдырып китүчеләр дә булды. Һәрхәлдә, яхшы тәҗрибә.
– Бәлки, ул тәҗрибәнең кирәге чыгар әле?
– Аны мин хәл итмим. Бу юлы Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан шалтыраттылар, катнашырга тәкъдим иттеләр, мин шунда ук ризалаштым. Тагын тәкъдим итәләр икән, ике уйламаячакмын.
24 егеткә – 1 кыз
Барлык категориядәге авыл хуҗалыгы техникасы белән идарә итү хокукы булса да, чынлыкта, Эльмира – механизатор түгел. Кыз «права»ларны Казан агроуниверситетында «Транспорт-технология машиналары һәм комплекслар эксплуатациясе» факультетында инженерлыкка укыганда ала.
– Күпләр өчен сезнең бу һөнәрне сайлавыгыз сәер тоелырга мөмкин. Ул бит ир-ат хезмәте санала. Хатын-кызга, бигрәк тә авыл җирендә, кулы терсәккә кадәр онга баткан булу, майга буялса да, машина мае түгел, көнбагыш маена буялу хас. Сез тумышыгыз белән авылдандыр бит?
– Әйе, Саба районының Төбәк авылында туып үстем. Техникага мәхәббәт үземне белә-белгәннән бирле. 11нче сыйныфны тәмамлагач, әти-әнием кая укырга керәсен үземә сайларга куштылар, минем теләсә нинди карарымны да хуплаячакларын әйттеләр.
– Ә алар үзләре нинди һөнәр ияләре?
– Әтием Илгиз Миңнегали улы – ферма мөдире, әнием Земфира Хәлим кызы шунда ук осеменатор булып эшли. Аларның бөтен сөйләшкән сүзләре терлекчелек турында. Ә мине, күрәсең, аларның фермадагы эш турында туктаусыз сөйләшүләре туйдыргандыр, шуңа мин тимер-томырга тартылганмындыр. Шуңадыр, агровузны сайласам да, инженер-механиклыкка укырга кердем. Анда тракторчы-машинистлыка «права» алдым, тракторны яраттым. Барлык категорияләргә дә хокукым бар. Комбайнда да эшли алам.
– Сүз уңаеннан, укыганда, төркемегездә тагын кызлар бар идеме?
– Юк. Мин 24 егеткә берүзем идем. Ә төркемнең старостасы кем булгандыр дип уйлыйсыз? Бик дөрес, мин. Шул ук вакытта, кыз бала дип ташлама ясау булмады. Артык кылтаеп китүчеләрне күкрәгеннән тотып селкетергә туры килгән чаклар да булды.
Имтихан... гаражда
Шулай итеп, югары уку йорты тәмамлаган яшь белгеч җир эшенә ир-ат коллективы белән аралашу тәҗрибәсе белән килә. Бу – бик мөһим, чөнки әгәр реаль күнекмәләрең булмаса, диплом белән генә берни исбатлый алмыйсың, ә үзеңне дөрес итеп куя белү осталыгы, әйтик, ашлык җыю комбайнының ургычын дөрес көйләүдән ким түгел.
Авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлагач, кыз туган районына кайта. «Саба» агрохолдингында инженер булып эшли башлый.
– Үзеңнең белгеч буларак осталыгыңны күрсәтергә, нидер исбатларга туры килгәне булдымы?
– Әлбәттә, тикшерергә тырыштылар. Алар барысы да күпне күргән, азау ярган кешеләр бит, ә монда ниндидер кыз килгән, ул, әле әлифне таяк дип тә белмидер, мөгаен. Гаражга киләсең, сорау бирә башлаган булалар: менә бу хакта сөйлә әле, монысын әйт әле... Мин бу омтылышларны шундук туктаттым, монда беркемгә дә бернинди имтихан тапшырырга җыенмавымны әйттем. Югары уку йортында профессорларга имтиханнарны бик күп бирдем инде. Эш барышында сораулар туа икән, җавап бирермен. Минем кемлегемне, ниләр белүемне шуннан аңларсыз, дидем.
Ә кинодагы кебек ниндидер һуш китмәле борылыш мизгелләре булмады. Вакыт узу белән үзләренеке итеп кабул иттеләр: үземне эштә дә күрсәттем, һәркем белән уртак тел дә таптым. Ансыз булмый.
– Билгеле булганча, хезмәтегездә күтәрелгәнсез. Ул вакытта кул астыгызда ничә механизатор иде һәм хәзер ничәү?
– «Саба» ҖЧҖдә ел ярым эшләгәннән соң, миңа Саба районы авыл хуҗалыгы идарәсендә баш инженер булырга тәкъдим иттеләр. Баш тартмадым. Эшнең үзенчәлеге хәзер башка. Әгәр элек күбрәк механизаторлар белән элемтәдә булсам – хуҗалыкта алар 50ләп: кемнең нәрсәсе ватылган, нәрсәсе сынган, кемгә нинди детальне гаражга яки турыдан-туры басуга китерергә – шул сораулар белән мөрәҗәгать итәләр иде. Хәзер мин нигездә предприятие инженерлары белән эшлим.
– Аңлашыла: элек чәчү әйләнеше булса, хәзер документ әйләнеше башланган. Элекке тормышыгызны сагынмыйсызмы?
– Чыннан да, документларны күп тутырырга туры килә. Һәм элекке тормыш дигәндә, чынлап та, ул вакытта күңеллерәк иде. Ләкин хәзер бурычлар да башка бит. Хәзер, мәсәлән, бөртеклеләрне җыю башланды, кайсы хуҗалыкта көн саен һәр культурада кырда ничә комбайн эшләвен мин белеп торырга тиеш. Күңелсезләнергә вакыт юк.
Әңгәмә ахырында бу эшкә турыдан-туры катнашы булмаган, әмма бирми дә кала алмаган торган сорауны бирәм:
– Менә сез – сөйкемле, аралашучан, шат күңелле, югары белемле кыз. Андыйларга авылда кияү табу җиңел түгелдер?
Эльмира елмайды, ләкин йөзенең сүрелеп киткәне сизелде.
– Әйе, җиңел түгел…
– Ул чакта Байлар Сабасына тизрәк яшь агроном килүен телим.
Әңгәмәдәшемнең йөзенә кабат нур кунды.
– Әлбәттә, килсен. Ләкин механик булса, яхшырак.
Соңгы сүз
Материалны әзерләгәндә, күңелдә гел Паша Ангелина образы булды. Аларның Эльмира белән икесенең дә кыска чәчле, ихлас елмаючан булулары һәм һөнәри уртаклыкларыннан тыш, тагын бер нәрсә бар. Мәсәлән, сугыштан соңгы елларда бригадир Ангелина җитәкчелегендә бары тик ир-атлар гына эшләгән, аны сүзсез тыңлаганнар, чөнки алар белән уртак тел таба алган, шул ук вакытта аның авызыннан бер генә сүгенү сүзе дә чыкмаган. Кемнедер хәтерләмиме?
Хатын-кызлар трактор хәрәкәтенә пропаганда кампаниясе тәмамлангач, Прасковья Никитичнага югары түрә вазифалары тәкъдим итәләр. Ул баш тарта:
– Җиргә таянырга кирәк. Трактор биек түгел ул, аннан түбән егылмыйсың.
Ул чор өчен зирәк фикер. Хәзер заман башка. Аның да үз геройлары булырга тиеш. Сүз уңаеннан, Казан агроуниверситетының «Транспорт-технология машина һәм комплекслар эксплуатациясе» факультетының кабул итү комиссиясеннән, быел кызлардан инде гаризалар бар, дип хәбәр иттеләр.