Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Басуга бәрәңге җыярга килгән әбине ачулы ир-ат машинасы белән берничә тапкыр таптаган

news_top_970_100
Басуга бәрәңге җыярга килгән әбине ачулы ир-ат машинасы белән берничә тапкыр таптаган
"Татар-информ" архивы

Ленинград өлкәсендә машина йөртүче ир-ат 70 яшьлек әби белән талашкан, аннары машинасы белән әбине берничә тапкыр таптаган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Әлеге хәл 2022 елның сентябрендә Гатчина районының Шаглино авылында булган.

Ир-ат басуга килгән. Биредә ул бәрәңге җыючы әбине күргән. Аннары алар талаша башлаган. Ярсыган ир-ат машинасына утырган һәм әбине таптарга булган.

Беренче тапкыр машина белән бәрдергәч, әби егылган, аннары машина артка чигенгән һәм кабат газга баскан.

«Ул аның аркасын һәм уң кулын таптаган, әбинең умыртка баганасы сынган», – дигән канал чыганагы. Өстәвенә, әбинең оча сөяге дә имгәнгән.

Шуннан соң җинаять эше ачылган. Моңа кадәр дә хөкем ителгән 58 яшьлек ир-атны 8 июньдә кулга алганнар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100