Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Басуда көздән калган уңышны сыерына җыеп йөрүче хатынны атып үтергәннәр

news_top_970_100
Басуда көздән калган уңышны сыерына җыеп йөрүче хатынны атып үтергәннәр
Фото: https://voronezh.sledcom.ru

Воронеж өлкәсенең Грибановский районында кукуруз басуында бер хатын-кызны атып үтергәннәр. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

17 февральдә Кутки авылында яшәүче 38 яшьлек ир-ат һәм аның 40 яшьлек хатыны күрше Тихвинка авылы янындагы кукуруз басуына бара. Алар көздән җыелмый калган кукурузны сыерга ашатырга алып кайтырга тели. Хатын кукуруз чәкәннәре җыя, алар кешегә ашау өчен яраксыз, ә сыерга бик тә ярап тора, диелә хәбәрдә.

Ир белән хатын икесе ике якка таба кукуруз җыеп китә. 1 сәгать чамасы вакыт узгач, ире узып баручы машина тавышын ишетә. Ул борчуга кала һәм хатыны янына йөгерә. Ире тапканда хатын җирдә ята, аңсыз була, аның башыннан кан ага.

Кутки авылы башлыгы Сергей Заруднев әлеге гаилә турында «КП» хәбәрчесенә сөйләгән.

«Хатыны мәктәптә җыештыручы булып эшли, ире эшләми. Уртак балалары юк. Хатынның башка иреннән олы улы, ирнең алдагы хатыныннан үсмер кызы бар. Авылдагы күпләр кебек, бай яшәмиләр. Шуңа күрә кышын терлекләргә азык эзләп басуга киткәннәрдер», – ди авыл башлыгы.

Ул фаҗиганең үр версиясен әйтә. «Рәсми версияне, әлбәттә, тикшерү органнары гына әйтә ала. Ләкин караңгы вакытта аучылар хатынны кыргый җанвар дип уйлавы бик ихтимал. Менә атканнар инде. Ләкин бу – минем фаразым гына», – ди ул.

Җинаять эше ачылган. Тикшерү эшләре бара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100