Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Басуда көтү көткән үсмер малайны һәм аның анасын үгез сөзеп үтергән

news_top_970_100
Басуда көтү көткән үсмер малайны һәм аның анасын үгез сөзеп үтергән
"Татар-информ" архивы

Ярославль өлкәсендә 15 яшьлек үсмер малайны һәм аның анасын үгез сөзеп үтергән. Бу турыда РИА Новости Тикшерү комитетына сылтама белән хәбәр итте.

Фаҗига 21 июньдә Некоузский районында була. 15 яшьлек малай фермер гаиләсендә үсә. Ул иртәнге 10да сыерлар көтүен көтәргә чыга. Үгезне җиргә кагылган тимер казыкка бәйләп куя.

«Малай үзе генә булганга, үгез нигә ярсыганын әйтеп тә булмый. Ләкин ул үсмергә һөҗүм итә, мөгезләре белән сөзә, бала үлә», – дигәннәр Тикшерү комитетында.

Үсмер төшкә өйгә кайтмагач, аның артыннан 44 яшьлек анасы басуга китә. Үгез бу хатынга да һөҗүм итә. Бирегә мәрхүм баланың абыйсы килә. Ул басуда туганнарының мәетләрен башта күрми, бавы өзелгән үгезне генә күрә. Тимер казык җиргә кагылган килеш тора. Аннары абый кеше үгезне көтүгә куша һәм терлекләрне куып алып кайтып яба. Кире әйләнеп килгәч, ул энесе һәм анасы мәетен табып ала.

Урынга тикшерүчеләр барган. Тикшерү мәрхүмнәр нәкъ менә үгез һөҗүм итүдән үлгән булуына шикләнми. Шул ук кичне үгезне дә чалалар. Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100