Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Басуда атылган эт үләксәләре: ялган булып чыктымы, чынмы?

Интернетта видео таралды: имеш, этләрне атып, юл буена ташлап кадырганнар. Мәсьәләгә ачыклык кертергә уйладык.

news_top_970_100
Басуда атылган эт үләксәләре: ялган булып чыктымы, чынмы?
Видеодан скриншот

Социаль челтәрләрдә ак капчыкка төрелгән үле этләр видеосы таралды. Видеоны төшергән кеше сөйләвеннән аңлашылганча, бу хәлләр Арча районы Байкал авылы җирләре тирәсендә булган.

Шушы видеоны төшергән кеше - Наил белән сөйләштек. «Бу видеоны мин 3-4 көн элек төшереп алдым. Авылыбыз группасына да җибәргән идем.

Шул якта басуда чәчү чәчә идек, менә шунда күрдем дә инде. Байкал авылыннан чыгып киткәч, Мари ягына таба барганда, 2 чакрым юл үткәч, дамба кырыенда зур ак капчык ята. Аның эчендә этләр. Берничә эт анда. Якын бара торган түгел, ис…

@intertat

Арча районында этләрне атып, юл читенә ташлап киткәннәр дип хәбәр итәләр. Моңа ничек карыйсыз?

♬ оригинальный звук - ИНТЕРТАТ

Хәзер без ул җирләрдән киттек инде. Алып аттылармы икән аны, менә анысын белмим, әйтә алмыйм. Тагын бер җирдә шулай ук этләр ята дип әйттеләр. Анысын үзем күрмәдем», — диде Наил.

Бу этләр каян килгән һәм нишләп алар шулай юл чатына ташланганын белү өчен Яңа Кенәр авылы башлыгы Рафаиль Фәхретдиновка шалтыраттык.

«Капчык төшереп куйганнар видеога да эчен кем ачып караган соң аның? Алай этләр ятканны күрмәдем. Бер ак капчык яткан видео гына карадым. Анда эте дә, бернәрсә дә күренми иде. Шул видеодан соң, барып карадым мин ул җирләрне. Бернәрсә дә юк анда. Капчыгы да, эте дә.

Бездә этләр атылмады. Зооүзәккә шалтыратып хәбәр иткәннән соң, 36 этне алып киттеләр дә колакларына тамга салып кайтардылар, урамда йөреп торалар», — дип аңлатты хәлләрне авыл башлыгы.

Этләр күренми торган башка видео булганмы, әллә бу берсенең тозсыз мәзәге генәме, аңлашылып бетмәде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100