Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бастрыкин Казан мәктәбендәге фаҗига сәбәбен сак өчен акча бирмәгән ата-аналарда күрә

Ата-аналар сак хезмәте өчен акча бирергә тиеш булган, алар баш тарткан, ди Тикшерү комитеты рәисе.

news_top_970_100
Бастрыкин Казан мәктәбендәге фаҗига сәбәбен сак өчен акча бирмәгән ата-аналарда күрә

Россия тикшерү комиететы рәисе Александр Бастрыкин Казан мәктәбендәге фаҗига сәбәбен сак хезмәте өчен акча түләмәгән ата-аналарда күрә, дип яза «Коммерсантъ».

Керчьта шундый ук фаҗига булганнан соң (ул чакта колледж студенты 21 кешене атып үтергән иде) уку йортларына бирелгән фәрманнарның яртысы да үтәлмәгән.

«Сак турында килешү булса да, мәктәп сакланмаган. Директордан сорыйм: „Ни мәктәпне сакламадылар?“ — „Әти-әниләр каршы иде“. — „Нигә?“ Дәшми. Ә мин беләм ник икәнен — ата-аналар сак өчен акча бирергә тиеш булган, алар баш тарткан. Килешү булса да, сак булмаган», — ди Бастрыкин Мәскәүдәге фәнни-хәрби конференциядә.

Бастрыкин әйтүенчә, Керчьтагы фаҗигадән соң мондый хәлләр булмасын өчен чаралар кабул ителгәнен әйтте. Ил җитәкчелег кабул иткән фәрманнарның яртысы да үтәлмәгән диде ул. «Мәктәпләрнең саклаудан алып тәрбия эшенә кадәр — 50 процент үтәлмәгән, һәм менә — нәтиҗә», — ди Бастрыкин.

Бу мәгълүмат таралгач, Тикшерү комитеты вәкиле Светлана Петренко Бастрыкинның сүзләре дөрес кабул ителмәгән дигән белдерү белән чыгыш ясады.

Петренко әйтүенчә, массакүләм мәгълүмат чаралары Бастрыкин чыгышының бер өлешен генә тараткан, бу контексттан тартып алынган һәм шуңа күрә халык тарафыннан дөрес кабул ителмәгән.

 11 майда Казанның 175 гимназиясендә булган фаҗига вакытында 19 яшьлек студент шартлаткыч шартлатып һәм атып 7 укучыны, 2 укытучыны үтерде һәм 25 кешене яралады.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100