Бүген Петербургта узган халыкара юридик форумда мигрантлар турында сөйләшү булды. Тикшерү комитеты җитәкчесе Александр Бастрыкин Думаны «Дура» дип атады.
Бастрыкин әйтүенчә, Тикшерү комитетының закон чыгару мөмкинлеге юк, шуңа күрә ул Дәүләт Думасыннан миграция сәясәте буенча «яхшы законнар» сорады. Ул залда депутатлар бармы-юкмы икәнлеген белеште һәм «Анда бу проблеманы законнар чыгарып яхшырту теләге бармы?» дип сорады. Залда бер хатын-кыз үзенең депутат икәнен әйтә (видеода кем икәне аңлашылмый).
– Безнең Дәүләт «Дурасы» кайчан яхшы законнар кабул итәр икән, шуны бик беләсе килә, гафу итегез, – диде Бастрыкин. (Русчасы – «Очень хотелось бы узнать, когда хорошие законы примет наша «Государственная Дура», извините»). Залда көлешәләр.
Бастрыкин мигрантларга кагылышлы саннар китерде. Быелның 4 аенда чит илләрдән Мәскәүгә 1,2 миллион мигрант килгән, Мәскәү өлкәсенә – 800 мең. Башка өлкәләрдә дә мигрантлар саны арта баруы күренә. Петербургка 860 мең мигрант килгән.
10 мең мигрант махсус операциягә җибәрелгән.
«Мигрантлар төзелештә эшли» дигән караш хәзер инде бик үк дөреслеккә килми – аларның 13 проценты гына төзелештә эшли, калганнары такси, ризык белән тәэмин итү өлкәсендә.
Бастрыкин мигрантлар арасында җинаятьчелек 147 процентка артканын әйтте. Аны сенатор Андрей Клишас та хуплый. «Алар безнең белән яшәргә теләми, алар безнең урынга яшәргә тели», – диде ул.
Генераль прокуратура вәкиле Дмитрий Вагурин хәбәр итүенчә, ел саен Россиягә 15 миллион чит ил кешесе килә, аларның күпчелеге – эш эзләп килгән мигрантлар. Аларның күпчелеге Урта Азиядән.
Икътисад югары мәктәбе экспертлары исәпләүләренә караганда, Россиядә халык санын саклап калыр өчен, елына 1,1 миллион мигрант кирәк (Газета.Ру).