«Башта уналты ел тилмерергә кирәк...» - Вадим Захаровтан популяр булу өчен киңәш
Уфада узган «Татар җыры» фестиваленең сәхнә артында «Барс медиа» хезмәткәрләре җырчыларга кызыклы сораулар биргәнн. Вадим Захаровка бирелгән сораулар аның соңгы вакытта нык популярлашуы һәм әлеге популярлашуның уңай һәм тискәре яклары турында булган.
«Популярлык сиңа ничек бирелә? Авырлыклары, нюанслары бармы?» – дип сорый җырчыдан алып баручы.
«Нюанслары бар – башта уналты ел тилмерергә кирәк, бушка җырлап. Аннан популяр буласың», – дип шаян җавап кайтара моңа каршы Вадим.
Вадим Захаров үзенең нәкъ менә кайсы җыр популяр итүен дә, кайсы чорда күтәрелә башлавын да искә төшерә алмаган. «Мин үземне популяр җырчыга «чутламыйм» да», – дип үк куйган.
«Популярлык – вакытлы мизгел. Син моны аңлыйсыңмы?» - дип тә сораган җырчыдан алып баручы.
«Зөһрә апа Шәрифуллина миңа: «45 ел «точно» бирәм мин сиңа Вадим, калганын үзең карап бетерерсең», – дип әйткән иде. Калганын шул үземә карап бетерәсе була инде», – дип көлгән Вадим Захаров.