Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башта нәрсәне кыздырырга: суганнымы, кишернеме?

news_top_970_100
Башта нәрсәне кыздырырга: суганнымы, кишернеме?
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Яшелчәләрне кыздырганда мөһим кагыйдәне истә тотарга кирәк. Яңа гына пешешергә өйрәнүчеләр кайсы әйберне алдан салуның әһәмиятен аңлап бетерми. Ләкин шул хата уникаль ис һәм тәмне югалтырга мөмкин. Бу турыда https://progoroduhta.ru сайтында язылган.

Аш пешерсәгез, суганны ваклап турагыз. Салатка суганны зуррак итеп турарга була.

Аш өчен кишерне угычтан уыгыз, юка таякчыклар яки шакмаклап та турарга була. Кишер нечкә итеп туралган булуы мөһим.

Кыздырганда май күләме чамалы булсын. 100 грамм яшелчәгә 20 мл тирәсе, яки 5:1 чагыштырмасында.

Кыздырганда табага беренче итеп суганны салалар. Әгәр кишерне башта салсаң, ул согын чыгара һәм суган томалап пешкән кебек була. Майга тиешле ис керми, ә бу – бик мөһим.

Суганны уртача утта 2-3 минут болгата-болгата кыздыралар. Аннары утны бераз кысалар һәм кишер салалар.

Барысын бергә болгатып, кишер йомшарганчы кыздыралар.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 2 сентябрь 2024
    Исемсез
    Безгэ укыганда,башта кишерне кыздырырга аннан суган салып кыздырырга диеп ойреттелэр, кишер озагырак пешэ, аннан сон суганны салып бергэ кыздырасын аннан бергэ кетчуп саласын,тагын ботай ботай кыздырасын, эгэр подлив итеп эшлисен килсэ шуна бер аш кашыгы он салып кыздырасын, кипиток салып кайнатасында, по вкусу тоз борыч салсан бик яхшы подлив була.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100