news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башта күзәтеп барган, аннары һөҗүм иткән: Көнче ир-ат йөргән кызын үтергән

news_top

Мәскәүдә җәмәгать транспорты тукталышы янында бер егет йөргән кызын пычак кадап үтергән. Бу хакта РЕН ТВ хәбәр итә.

Фаҗига Бескудниковский бульварында булган. Ир-ат башта кыз артыннан күзәтеп барган, аннан соң пычак белән һөҗүм иткән. Кыз алган җәрәхәтләрдән урында ук үлгән.

Мәскәү буенча Эчке эшләр министрлыгының Баш идарәсе матбугат хезмәтендә җинаятьче шулай ук кыз янында булган егетне дә пычак белән яралаган, дип хәбәр итәләр.

Хокук саклаучылар мәгълүматлары буенча, үтерүнең сәбәбе көнчелек булган.

Һәлак булган кызга 17 яшь булган. Шуннан соң ир-ат үз-үзенә кул салган.

РФ Тикшерү комитеты «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 1 июнь 2025
    Исемсез
    Егетләр белән чуалу бик нечкә әйбер шул ул. Кыз балага ата-ана кечкенәдән шуны сеңдерә торырга тиеш. Ата белән үскән балалар тәрбиялерәк була, моны ана кеше хәзерге заманда уйлап тормый. Ирдән-иргә йөреп иләнгән ана балаларын бәхетсез итә. Әби-бабай күзәтчелеге дә йомшарды.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар