Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Башта грипп кебек иде»: күрше төбәктә 34 яшьлек ир-ат маляриядән вафат булган

news_top_970_100

Ульяновскида үз автосалоны булган 34 яшьлек Владислав Лионов маляриядән үлгән. Бу – шәһәрдә маляриядән беренче үлем очрагы. Соңрак ачыкланганча, Занзибарга сәяхәт иткәндә, ир-атны малярия черкие тешләгән була.

«Владиславта авыру билгеләре без Россиягә кайткач барлыкка килде. Башта аның температурасы 39 градуска кадәр күтәрелде. Бөтен билгеләре дә гриппка охшаш иде. Без «ашыгыч ярдәм» чакырдык. Ул чагында табиблар анарда чыннан да грипп дип уйлап, аны алып китмәделәр. Ләкин 3-4 көннән соң да аның хәле яхшырмады, һәм без тагын табибларны чакырдык. Бу юлы аны хастаханәгә алып киттеләр. Ул бик авыр хәлдә иде. Аннары 1 ай ут йотып яшәдек. Аны реанимациягә салдылар, үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратына тоташтырдылар. Без һәр шалтыратудан куркып тордык. Куркуыбыз чынга ашты», – дип сөйләгән «KP.RU»га Владиславның хатыны Камиләнең абыйсы Альберт.

Аның сүзләренчә, малярия турында аларга Владиславны хастаханәгә салганнан соң билгеле була. Хатыны Камиләгә дә, үзе һәм булачак баласы белән бар да тәртиптә булуга ышану өчен, тестлар ясатырга туры килә.

Владислав 10 апрельдә вафат була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100