«Минем янга очрашуларга әни, кызым белән хатыным килә», – дигәндә, Алмаз елап җибәрде...
Террорчылык өчен хөкем ителгәннәр ни сөйли?

«Мине бу идеология белән туендырдылар, аның турында сөйләделәр, һәм мин бу фикерләрне уртаклаша башладым»
Хөкем ителүчеләрне суд Россия территориясендә тыелган халыкара террорчылык оешмасының террорчылык ячейкасы эшчәнлегенә катнашы булган өчен озак вакытка ирекләреннән мәхрүм иткән.
Хөкем ителүчеләрнең берсе Алмаз Усмановка 35 яшь. Аны террорчылык оешмасы эшчәнлеген оештыруда һәм мондый оешма эшчәнлегендә катнашуда гаепле дип тапканнар. Суд ир-атның тыелган оешмага иганәче булуын ачыклый, шуның өчен аны 11 ел катгый режимлы колониягә хөкем итә.
«Мин Волгоград өлкәсенең Волжск шәһәрендә тудым. 2006 елда көллияткә кердем, анда бер иптәш белән таныштым – хәзер ул минем туганым, хатынымның абыйсы. Шуннан башланды да инде», – дип сөйли Алмаз.
Алмаз ислам динен студент елларында кабул итә һәм якынча шул вакытта ук террорчылык оешмасында катнашучылар җәмгыятенә кушыла.
«Мине анда әкрен генә алып керделәр, бу идеология турында сөйләделәр. Минем аралашу даирәсе бу идеологияне өйрәнгәннәрдән, үзе өйрәнүчеләрдән һәм башкаларны өйрәтүчеләрдән тора башлады. Мин бу идеяләрне сеңдерә, бу фикерләрне уртаклаша башладым. Шулай итеп, 2015 елда ук мин бу оешманың дәресләренә йөри башладым. Бу инде Уфада иде», – дип искә ала ул.
27 яшенә Алмаз инде үз бизнесына ия була – ремонт эшләре белән шөгыльләнә һәм тагын бер эш ачарга хыяллана, хәләл продукция сату белән шөгыльләнергә планлаштыра. Ул вакытта аның базарда үз ноктасы да була.
«Син тулысынча экстремизм идеологиясен сеңдергәч, бу эшчәнлек белән шөгыльләнү инде кыен түгел»
«Әгәр әйләнә-тирәңдә наркоманнар булса, син дә наркотиклар куллана башлыйсың. Минем аралашу даирәм экстремистлардан тора иде. Син тулысынча экстремизм идеологиясен сеңдергәч, бу эшчәнлек белән шөгыльләнү инде кыен түгел. Миңа даими рәвештә бу оешма турында сөйләделәр, ә аннары мин кушылырга телимме дип сорадылар. Мине, ул Россия территориясендә тыелган, сине кулга алырга мөмкиннәр, дип кисәттеләр», – ди хөкем ителүче.
Башта куркыныч булмады – әгәр утыртсалар, ярдәм итәргә вәгъдә иттеләр, дип искә ала Алмаз.

Фото: © «Татар-информ»
«Ләкин, акрынлап, синең фикердәшләреңне дә утыртырга мөмкин икәнен аңлый башлыйсың, һәм ул чагында сиңа һәм синең гаиләңә кем ярдәм итәчәк? 2016 елда бу оешмадан чыккан бер кеше бар иде. Ярты ел аны беркем дә күрмәде, аннары без аның башка катнашучылар белән аралашуын һәм бу эшләрдә катнашудан баш тартырга өндәвен белдек. Ул, бу идеология дөрес түгел, ул исламга каршы килә, дигән дәлилләр китерде. Кемдер колак салды, кемдер – юк. Бу идеяләрне иң күп яклаган кешеләр хәзер инде барысы да утыра», – дип уртаклашты Алмаз.
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре күзенә ул аларның ячейкасыннан берничә катнашучыны тоткарлагач эләгә.
«Мине күрсәтмәләр бирү өчен чакырдылар, тик мин башкалар турында мәгълүмат бирүдән баш тарттым. Бу, мөгаен, хыянәтче булмаска өйрәткән урам тәрбияседер. Шуннан соң мине 1 ел борчымадылар. Аннары тагын бер тапкыр чакырдылар, бу – 2018 елның җәе иде. Миннән, күрсәтмәләр бирәсеңме, дип сорадылар. Мин күрсәтмәләр бирүдән баш тартуымны, террорчылык оешмасында катнашмавымны, идеяләр һәм идеологияне хупламавымны күрсәткән документка кул куйдым. 2е ай үтте: минем янга эшкә килделәр, таныклык күрсәттеләр һәм алар белән барырга сорадылар», – дип искә ала хөкем ителүче.
«Хатын хәзер гаиләне үзе тәэмин итә, хөкем карарына кадәр ул эшләмәде, өйдә утырды»
Колониядә Алмаз инде 6 ел – бу аңа суд билгеләгән срокның яртысыннан бераз артыгы.
«Минем янга озак очрашуларга әни, кызым белән хатыным килә», – дип сөйләгәндә, Алмаз елап җибәрде.
Гаилә темалары – аның өчен иң авыры. Тынычлану һәм дәвам итү өчен, аңа берникадәр вакыт кирәк булды.
«Хатыным, Аллаһка шөкер, ярдәм итә, килә, ялгыз калдырмый. Хатынымның әти-әнисе дә шулай ук ярдәм итәләр. Кызым көтә, кайчан кайтуымны сорый», – дип яңадан елады ул.
Алмазның кызы 1нче сыйныфта укый.
«Мин һәрвакыт якыннарым турында уйлыйм, ярдәм итәргә тырышам. Хатын хәзер гаиләне үзе тәэмин итә. Хөкем карарына кадәр ул эшләмәде, өйдә утырды, өй, бала белән шөгыльләнде. Хәзер барысы да киресенчә», – ди ул.
Алмаз, әгәр барысын да кире кайтарып булса, террорчыларга ярдәм итеп дөрес эшлимме икән, дип уйлар идем, ди. Исламны мәчеттә, мәдрәсәдә өйрәнер идем, очраклы танышлар сүзеннән түгел, ди.
«Минем шикелле үк ялгышкан башкаларга, сезнең динегез башкаларга зыян китермиме икән, дип уйланырга киңәш итәр идем. Әгәр кайдадыр бер алма чери икән, башкалар да чери башлый, бер өем черек барлыкка килә. Әгәр дә кеше «дөресме бу, юкмы» дип уйланса һәм башкаларны, дәлилләр китереп, кире уйлатса, моны булдырмый калырга мөмкин», – ди ул.

Фото: © видеодан стоп-кадр
«Алар актив егетләр иде, миңа аларның яшәү рәвеше ошый иде»
Тагын бер хөкем ителүче – 39 яшьлек Арслан Сәлимҗанов – суд тарафыннан экстремистик оешманы финанслаган һәм яңа катнашучыларны яллаган өчен хөкем ителгән, тикшерү версиясе буенча, ул моның белән 4 ел дәвамында шөгыльләнгән.
«Мин Татарстанда, Тәтештә тудым, анда 11 сыйныфны тәмамладым, аннары Казанга төзелеш университетына укырга килдем. Анда 5 ел укыдым, өйләндем, эшкә урнаштым», – дип сөйли ул үзенең тормышы турында.
Арслан сүзләренчә, Россиядә тыелган халыкара террорчылык оешмасы тарафдарлары белән беренче тапкыр ул институтның беренче курсларында очрашкан.
«Мин Казанда яши башлагач, бергә мәчеткә йөргән танышыбыздан мәктәп укучыларының берсе ниндидер күңелсез вакыйга белән бәйләнүен һәм моның ничектер дин белән бәйле икәнен ишеттем. Алга таба мин аның ниндидер тыелган оешмада катнашканын белдем. Минем тормышымда бу оешма беренче тапкыр шулай барлыкка килде», – дип искә ала ул.
Арслан сүзләренчә, ул вакытта ул моның нинди оешма икәнлеген томанлы күзаллауга ия булган. Әмма бераздан Казан мәчетләренең берсендә яшь егетләр белән танышкан.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«Алар актив егетләр иде, миңа аларның яшәү рәвеше ошый иде. Мин авылда үстем һәм әби-бабайлардан гына үрнәк алдым – анда андый активлык юк иде, бары тик дога кылу, ниндидер йолалар гына бар иде. Ә монда мин актив иҗтимагый тормыш күрдем. Без мәчеттән тыш та аралаштык, йолалар башкарудан тыш, тормышта очрашкан мәсьәләләр турында да фикер алыштык, миңа алар белән аралашу кызык булды», – дип сөйли Арслан.
«Мин дини белемгә мохтаҗ идем, миңа аралашу җитми иде»
Арслан аны берәү дә көчләп кертмәвен, бернәрсәгә дә мәҗбүр итмәүләрен әйтә. Аны «вербовщиклар» ул ярдәмгә аеруча мохтаҗ вакытта эләктереп алганнар: яңа шәһәр, танышлары аз, дуслары юк, өстәвенә, җәрәхәт тә – ул чагында ул юл-транспорт һәлакәтендә аягын сындырган.
«Минем борчыган сораулар турында фикер алышыр кешем юк иде. Минем эчемдә ниндидер вакуум барлыкка килде. Мин ниндидер дини белемгә мохтаҗ идем, миңа аралашу җитми иде. Интернетта мин теләсә нинди мәгълүматны таба, аны өйрәнә ала идем, тик минем, студент елларындагы кебек, лекцияләргә йөрисем килә иде. Мин ниндидер белемнәр эзли башладым. Бәлки, мин ул вакытта башка мәчеткә эләккән булсам, анда компетентлы имамны очратсам, террорчылар арасына эләкмәс идем», – ди Арслан.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Арслан исенә төшергәнчә, ул вакытта аралашу аның өчен саф һава кебек була. Аның яңа белемнәре, фикерләре белән уртаклашасы килә.
«90нчы еллар азагында яшьләр группировкаларда катнашты, мине аннан нидер саклап калды. Кемдер анда аңлы рәвештә барган, кемнедер яллаганнар. Мин ул егетләргә никадәр авыр икәнен күрдем, һәм минем алар арасында булмавыма шатландым. Тик менә мондый группировкалардан мин сакланып кала алмадым. Бәлки, башка вакытта мин башта барысын да игътибар белән өйрәнер идем, уйлар идем һәм, бәлки, анда эләкмәс тә идем», – дип уртаклашты ир-ат.
Арслан сүзләренчә, ул вакытта аңа беркем дә бу оешманың Россиядә тыелган булуын аңлатмаган, ул бернинди начарлык эшләмәвенә ышанган.
«Мине анда беркем дә тотып тормады, тик мин бу аралашу даирәсеннән берничек тә чыга алмадым. Киресенчә, мин моңа мохтаҗ була башладым, бу аралашудан бәйлелек барлыкка килде», – дип искә ала Арслан.
Ә экстремистлар кешенең үзләренең кармагында булуын аңлагач, киләсе этапка керешкән.
«Мине фатирга чакырдылар, өлкәннәрнең берсе миңа укырга тәкъдим итте. Беренче очрашу – мәгълүмат алу, ә икенчесе – яңа адептларны җәлеп итүдән гыйбарәт булган гамәли дәрес. Шулай итеп, минем үзенә күрә укучыларым барлыкка килде. Без беркемне дә мәҗбүр итмәдек, кеше бу мәгълүматны йә кабул итә, йә кабул итми. Үзенең белеменә карап, без аңа дөрес белем бирәбезме, юкмы икәнен аңлый ала иде. Өстәвенә, болар барысы да методик рәвештә бирелә: башта бер фикер, аннары икенчесе – барысы да эзлекле рәвештә. Алар барысы да шулкадәр примитив, алар белән килешмәү мөмкин түгел», – дип аңлатты Арслан.
«Адептлар еш кына буталалар, аларның башларында төрле фикерләрдән ботка барлыкка килә»
«Менә бу минем хата иде – мин бу мәгълүматны кабул иттем, һәм вербовканың бөтен процессы шуннан гыйбарәт иде. Нигезләре булмаганнар моңа ышана. Сиңа дөреслеккә охшаган мәгълүмат әйтәләр, һәм синең моны әйтүчегә ышанасың килә. Бөтен проблема кешенең үзендә – миндә, мин яллаган кешедә. Башта – минем наданлыгым, аннары – мин яллаган кешенең наданлыгы. Без шулай итеп челтәргә эләгәбез», – ди Арслан.
Адептлар еш кына буталалар, аларның башларында төрле фикерләрдән ботка хасил була, һәм ахыр чиктә иҗтимагый дөньядан нык аерыла торган яңа эчке дөнья формалаша, дип фикер йөртә ул.
«Бу эчке дөньялар арасында көрәш туа, кеше мөртәт була, үзе кебек башкаларны эзли башлый. Үз якыннарыңны моннан ничек сакларга? Игътибар һәм мәхәббәт кирәк. Якыннарыңа игътибарлы булырга тырышырга кирәк. Әгәр алар моны сездән алмасалар, бүтәннәрдән эзли башлый, мондыйларны эләктереп алалар да. Якыныгыз белән нидер булуын аңлаганда, инде соң була. Балачактан ук аңа ышаныч уятырга, үз мәхәббәтеңне һәм игътибарыңны бүләк итәргә кирәк. Һәм үз балаларыбызны үзләрен үзләре контрольдә тотарга өйрәтергә, яхшыны начардан аерырга өйрәнгәнче даими рәвештә контрольдә тотарга кирәк», – дип нәтиҗә ясады Арслан.
РФ куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте һәм Россия Федераль җәзаларны үтәтү хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте ярдәмендә әзерләнгән
«Татар-информ»нан тәрҗемә. Авторы: Елена Фенина