Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Башта баласын, ярты елдан хатынын паркта күмгән». Ир-ат җинаятен 1,5 ел яшереп йөргән

news_top_970_100
«Башта баласын, ярты елдан хатынын паркта күмгән». Ир-ат җинаятен 1,5 ел яшереп йөргән
Фото: © "Татар-информ"

Санкт-Петербургта яшәүче ир-ат, хатынын һәм баласын үтереп, паркта күмеп куйган. Суд аны 19,5 елга ирегеннән мәхрүм итте. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

1 яшьлек кызны һәм аның 24 яшьлек анасын гаилә башлыгын Н. ярты ел вакыт аралыгында үтерә. 2020 елның көзендә яшь ир белән хатын бик нык талаша башлый. Н. хатынына берничә тапкыр пычак кадый. Хатын кычкыра, тавышка бала уяна. Шуннан соң әти кеше баланы йолкып ала һәм кафель идәнгә бәрә. Хатын шоктан аңын югалта. Ир хатыны белән баласы гәүдәләрен ваннага алып керә. Баласын ул шунда үтереп бетерә. Ләкин хатынына тимәскә була.

Хатын исән кала, бала һәлак була. Хатын полициягә хәбәр итми. Алар баланың мәетен берничә көн ваннада саклый. Аннар бергәләп паркка илтеп күмәләр. Сабыйның калдыкларын 2021 елның мартында табалар.

2021 елның февралендә ир белән хатын кабат талаша. Хатын иреннән китәсе килүен әйтә. «Миңа булмасаң, беркемгә булмыйсың» дигән принцип белән, ир хатынын да үтерә. Мәетне кызын күмгән паркка илтеп күмә.

Тоткарлагач, бу ир-ат әлеге паркны ник сайлавын әйтә. «Мин әнисе баласы янында булырга тиеш дип санадым», – ди ул.

Хатын калдыкларын 2022 елның июнендә табалар. Ир-ат бу урынны хокук саклаучыларга үзе күрсәтә. Сорау алганда, ул хатыны белән баласын үтерүен әйтә, тик судта күрсәтмәләрен үзгәртә.

«Мин бик үкенәм, аларның үлемендә үземне гаепле саныйм, үземне гафу итә алмыйм. Хатынымны мин үтердем, әйе. Тик баланы мин үтермәдем», – ди ул.

Мәрхүмә хатынның туганнары ел ярым буена ни булганын белми. Хатынын үтергәч, Н. ел ярым хатынның туганнары белән языша. Ул хатын исеменнән сөйләшә. Анасы полициягә мөрәҗәгать иткәч кенә барысы да ачыла, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100