Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башта атасы белән анасы, аннары үсмер уллары хәбәрсез югалды

news_top_970_100
Башта атасы белән анасы, аннары үсмер уллары хәбәрсез югалды
"Татар-информ" архивы

Пермь краенда 17 яшьлек Илья Чечушков югалган. Ул 27 февральдә иртән Березники шәһәреннән автобуска утырып Пермьгә мәктәпкә киткән, ләкин мәктәпкә килмәгән. Икенче көнне Ильяны сәүдә үзәгендәге видеокамера төшереп алган, шуннан соң егет турында бер белешмә дә юк. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Ильяның күзләре балачактан начар күрә, шуңа күрә ул 3нче сыйныфтан Пермьдә начар күрүче балалар мәктәбендә укый. Башта мин йөрттем, аннары үзе йөри башлады. Атна уртасында ул мәктәп тулай торагында яши, ялларга Березникига кайта», – дип сөйли Ильяны тәрбияләп үстергән атасы Дмитрий.

Дмитрий сүзләренчә, 27 февральдә иртән Илья аның фатирыннан чыгып, тукталышка китә. 5.30 сәг тирәсендә автобуска утыра, атасына телефоннан шалтыратып әйтә. Илья мәктәпкә килмәгәч, укытучы хатын анасына шалтырата, ул исә Дмитрийга сөйли. Ир-ат шунда ук полициягә мөрәҗәгать итә.

«Без Березникида гариза яздык, волонтерларга мөрәҗәгать иттек. Алар автобуста күзәтү камерасын карады, Илья Пермь автовокзалына барып җиткән. Икенче көнне «Семь пятниц» сәүдә үзәгендә видеокамерага эләккән, берничә тапкыр банк картасыннан акча алган. Шуннан бирле хәбәре юк. Волонтерлар, шалтыратып, Пермь трассасында аңа охшаган малай күрүен әйтте, элеккеге хатыным белән шунда барабыз», – ди Дмитрий.

Дмитрий – Ильяның үз атасы түгел, аның биологик ата-анасы хәбәрсез югалган. Дмитрий хатыны белән Ильяны уллыкка алган.

«Элеккеге хатыным – Ильяның туганнан туган апасы. Ата-анасы югалып бераз вакыт узгач, ул миннән Ильяны алырга каршы түгелме икәнемне сорады. Мин сөенеп ризалаштым. Без аны 2 яшьтән үстерәбез, үз балам кебек. Ул безгә «әти-әни» дип эндәшә. Хатыным белән аерылыштык, ләкин аралашабыз. Илья безнең туган ата-ана булмавыбызны да белә. Ләкин бу турыда беркайчан да сөйләшмәдек. Югалырга бер көн кала, ул минем янга килеп: «Минем биологик әти-әни кайда? Алар кайда җирләнгән? Каберләре кайда?» – дип сорады. Мин «белмим, алар күптән хәбәрсез югалды» дидем» – дип сөйли Дмитрий.

Дмитрий сүзләренчә, Илья бернәрсәгә дә мохтаҗлык кичерми. «Без аңа 3 бүлмәле фатир алдык. Хәзер ул Березникига кайтканда әнисе белән шунда яши, кайчакта миндә кала. Без күп сәяхәт иттек, диңгездә, Мәскәүдә, Казанда, Алабугада булдык», – ди Дмитрий.

Ильяның биологик ата-анасы 2007 елда югала. «Алар Березникида фатирның берсен сатып, акчасын икегә бүлеп аласылар иде. Яртысын аларга банкка күчерделәр, яртысын акчалата алырга тиеш иделәр. Алар таксига утырып акча алырга китә – шуннан соң аларны беркем дә күрми. Ильяның апасы Пермьдә яши. Ләкин алар аралашмый», – ди Дмитрий.

Хәзер Ильяны эзләү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100