Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бассейнда хлор микъдары дистәләрчә тапкыр артык булганга, егермеләп бала агуланган

Дүшәмбе иртәсендә йөзәргә килгән кешеләрнең күзләре, сулыш органнары зарарланган.

news_top_970_100
Бассейнда хлор микъдары дистәләрчә тапкыр артык булганга, егермеләп бала агуланган
https://pixabay.com

7 декабрьдә иртәнге якта Әстерхан шәһәрендә бассейнда дистәләрчә кеше хлор белән агуланган. «Динамо» спорт комплексы директоры вазифаларын башкаручыга иминлек кагыйдәләрен туры килми торган хезмәт күрсәтүдә гаепләү белдерелгән. Бу турыда Россия Тикшерү комитеты сайтында хәбәр ителә.

Бассейнга килгән егермеләп бала, тугыз олы кеше хәлсезләнгәч, аларны хастаханәгә озатканнар. Бу кешеләргә «хлор белән уртача авырлыкта агулану» диагнозы куелган. Спорткомплекс директоры вазифасын башкаручы кеше объектта иминлек өчен җавап бирә, ул бинаның техник торышын тикшереп торырга тиеш.

Тикшерүчеләр гадәттән тыш хәлнең якынча сәбәбен ачыклаган. Тикшерү белешмәсе буенча, спорткомплекс хезмәткәре мичкәләрне бутаган. Нәтиҗәдә төрле составлы сыеклыклар кушылган, химик реакция барлыкка килгән һәм бик зур күләмдә хлор бүленеп чыккан. Бу катнашма парга әверелеп, кешеләрнең күзләре һәм сулыш органнары химик пешкән.

Спорткомплекс хезмәткәре бу көнне беренче тапкыр эшкә чыккан булган. Аңа тиешле инструктаж уздырмаганнар. «Динамо» директоры нәкъ менә шушы эшен эшләмәгән.

Моңа кадәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бассейнда хлор микъдары дистәләрчә тапкыр артып китүен ачыклаган. Ведомство белешмәсе буенча бассейнда хлор 250 тапкыр артык булган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

«Минем ирем шунда иде. Ул тренировкадан соң балаларны алырга кергәч, хлор исен сизеп алган. балаларны тиз генә алган да чыгып киткән. Аннары ашыгыч ярдәм килгән. Балаларны хастаханәләргә алып киттеләр», — дип сөйли бер хатын.

Балаларның алтысы реанимациядә ята. «Ашыгыч ярдәм килгәч, башта бинага керә алмадылар. Экстрен хезмәтләр һәм коткаручылар килгәч, махсус җиһазлар белән, тиешле киемнәр киеп кенә алар бинага керде. Анда балалар һәм олылар калган иде», — дип сөйли төбәк буенча сәламәтлек саклау министры Алексей Спирин.

Хәзерге вакытта бассейнны япканнар. Бирегә Яңа елга кадәр кешеләрне кертмәячәкләр, диелә «Вести» хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100