news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Басма рецепты

Казанда яшәүче уңган хуҗабикә Дамира Максутовадан басма рецептын тәкъдим итәбез.

news_top
Басма рецепты
Басма өчен: май, ит, суган, помидор, кишер , татлы борыч, бәрәңге, кәбестә, тоз, борыч һәм тәмләткечләр.

Беренче эш итеп, салкын казанга сарыкның койрык өстендәге маен (курдючный жир) салырга. 

2 кат - ит, тоз һәм борыч, тәмләткечләр сибәргә. 
 
3 кат – ярымбоҗралап суган.
 
4 кат - помидор. 
 
5 кат - түгәрәкләп туралган кишер һәм татлы борыч. 
 
6 кат - уртача түгәрәк бәрәңге. Яхшылап тоз сибәргә.
 
7 кат - туралган кәбестә.
 


Казанны тәлинкә белән ябарга һәм өстенә авыр әйбер бастырып куярга. 

Ике сәгать пешерергә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар