news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Башлык кияр чак җитә!» – Татарстанда салкынайта

news_top
«Башлык кияр чак җитә!» – Татарстанда салкынайта
Фото: © «Татар-информ»

Алдагы көннәрдә Татарстанда төнлә һава температурасы +8 градуска кадәр төшәчәк. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология сайтында чыккан мәгълүматлардан күренә.

20 августа, белешмә буенча, көндез һава температурасы +18..+23 градус була. Төбәктә кабат яңгырлар көтелә. Урыны белән көчле яңгыр, яшен булуы ихтимал.

21 августта төнлә урыны белән бераз яңгыр фаразлана. Төнлә һава температурасы +8..+13 градус, көндез +20..+25 градус була.

22 августта төнлә +9..+14 градус, көндез +19..+24 градус, көньякта һәм көнчыгышта +27 градус булыр дип фаразлана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар