news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башлангыч сыйныфлар укучылары атнасына ничә сәгать укырга тиеш?

news_top
Башлангыч сыйныфлар укучылары атнасына ничә сәгать укырга тиеш?
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Россия Мәгариф министрлыгы 1-4 сыйныф укучыларының рөхсәт ителгән максималь йөкләнеш нигезендә атнасына ничә сәгать укырга тиешлеген билгеләгән. Бу хакта РИА Новости яза.

Министрлык документы буенча, 2025 елның 1 сентябреннән атналык йөкләнеш күләме түбәндәгечә булырга тиеш:

  • 1 сыйныфта 20-21 сәг
  • 2 сыйныфта 23-26 сәг
  • 3 сыйныфта 23-26 сәг
  • 4 сыйныфта 23-26 сәг

Сәгатьләр саны федераль уку планы вариантларына бәйле.

Моннан тыш, 4 уку елында 5 көнлек яки 6 көнлек уку атнасы булган очракта уку дәресләре саны 2 996 сәгатьтән ким һәм 3 305 сәгатьтән артык булмаска тиеш, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар