Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Баскычтан егылган хатынын типкәләде». Хатынын үтергәнче кыйнаучыны биш елга утыртканнар

news_top_970_100
«Баскычтан егылган хатынын типкәләде». Хатынын үтергәнче кыйнаучыны биш елга утыртканнар
"Татар-информ" архивы

Башкортстанның Яңавыл районы суды биредә яшәүче ир-атка карата җинаять эшен карап бетергән. Ул кеше гомеренә куркыныч итеп сәламәтлеккә авыр зыян китерү сәбәпле саксызлык аркасында кеше үтерүдә гаепләнә. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Былтыр октябрь аенда өйдә ир белән хатын талаша башлый, алар икесе дә «салмыш» була. Ярсынган ир хатынына ташлана. Ул хатынына куллары белән суга, аяклары белән тибә.

Аннары хатын ишек аша ава һәм баскычтан егылып төшеп китә. Ләкин ире кыйнаудан туктамый. Ул идәндә яткан хатынына аяклары белән тибүен дәвам итә. Шул рәвешле хатынны имгәтерлек итеп кимендә 51 тапкыр бәрә, үтерерлек тән җәрәхәтләре ясый.

Судта ир-ат аңлатканча, ул гаебен тулысынча таный, ихлас үкенә. Аны гаепле дип табалар һәм каты режимлы колониягә 5 елга хөкем итәләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100