«Баскыч гел кан гына иде»: Прага университетында студент оештырган атышта 14 кеше һәлак
21 декабрь кичендә Прагада Карлов университетының философия факультетында укучы 24 яшьлек студент Давид Козак уку йорты бинасында атыш оештырды. Фаҗигадә 14 кеше һәлак булды, 25 кеше авыр яраланды. Соңыннан ул үзен дә атып үтерә.
23 декабрь Чехиядә матәм көне дип игълан ителде.
Кайбер студентлар, атучыдан качып, йортның кәрнизенә утырган. Шунда утырган кызларның берсе ялгыш егылып төшеп һәлак булган.
Шаһитлар фаҗига урынында ниләр булганы сөйләде, дип яза «Лента.ру» сайты.
Атыш булган җирдән ерак түгел, Ян Палаха мәйданы янында Греция гражданины Антонис Ангелидис була. Аның хатыны белән бергә машинада шәһәр үзәгеннән барышы була. «Без фаҗига булган урыннан уздык, машинаны туктаттык һәм берничә метр уздык. Иске шәһәр замогы янына килдек һәм барысын да биеклектән күрдек. Кешеләр шундук паникага бирелеп чабыша башлады. Без сирена һәм «ашыгыч ярдәм» машинасы тавышлары ишеттек», – дип сөйләгән ул.
Ангелидис әйткәнчә, ниндидер җитди хәл килеп чыгуы башта ук билгеле булган.
«Без паникага бирелгән кешеләрне, бик күп «ашыгыч ярдәм» машинасы күрдек, сиреналар ишеттек. Фаҗига булган урында һәм якын-тирә урамнарда паника хөкем сөрде», – дип сөйләгән бу хәлнең шаһиты булган Антонис Ангелидис.
Иво Хавранек та университеттагы атышның шаһиты була. «Барысы да 1-2 атудан башланды. Мин моның атыш икәнен аңлап та өлгермәдем, философия факультеты бинасыннан студентлар һәм укытучылар йөгереп чыга башлады. Мин халык арасыннан уздым, чынлыкта нәрсә майтарылганын да аңламадым. Соңыннан хәрби обмундированиедәге һәм коралланган полиция хезмәткәрләрен күрдем», – дип сөйләгән ул.
Шаһит бу хәлдән аптырап калуын, хәтта урыныннан да кузгала алмый торуын сөйләгән.
«Миңа китәргә кушып кычкыра башладылар. Әмма мин шунда басып тордым һәм барысын да видеога төшердем, киеренке хәлдәге туристлар белән сөйләштем», – дип сөйләгән шаһит Иво Хавранек.
Аарон Гюнсберг беренче атышлар ишетелгәндә үзенең ресторанында була. Аның рестораны Ян Палах мәйданыннан берничә метр ераклыкта гына урнашкан. «Мин ресторан яныннан берничә егетнең узып киткәнен күрдем. Мин аларның хәрби яки полицейскийлар булуын аңладым. Рестораннан йөгереп чыктым, чөнки еврей максатлары буенча атыш булгандыр, дип уйладым. Әмма монда килгәч, спецназдагы егетләр миңа факультетта атыш булганын әйтте», – дип сөйләгән ир-ат.
Ул бу мәгълүматтан бик курыкканын әйткән, чөнки аның кызы да Карлов университетында укый һәм бу вакытта лекциядә була.
«Минем кызым шунда иде, ә мин монда качтым. Мин шундук бронежилет кидем һәм аңа шалтырата башладым, тик ул җавап бирмәде. Берничә минуттан СМС-хәбәрләр буенча аның белән элемтәгә чыга алдым һәм инструкция бирә башладым», – дип сөйләгән Аарон Гюнсберг.
Карлов университеты профессоры Сергей Медведев (Россиядә чит агент булып игълан ителде) университет эчендә ниләр булганын сөйләгән. «Спецназ атылып килеп керде, тиз генә бүлмәне карап чыкты, шуннан соң без барысы да бик җитди булуын аңладык. Эчке яктан баррикада кордык һәм алга таба инструкцияләр көттек», – дип аңлаткан ул.
Аның сүзләренчә, аның дәресләре барган аудитория өченче катта, ә атыш оештырган егет бер катка югарыда булган.
«Минем белән булган барлык студентлар да иминлектә. Без чыктык. Тик бик куркыныч, баскыч гел кан гына иде», – дип сөйләгән университет профессоры Сергей Медведев.
Давид Козак берничә ай элек иң яхшы фәнни эш өчен премия алган булган.
Давидка 24 яшь, ул философия факультетын тәмамлаган. Ул башта әтисен үтерә һәм аннары үзе укыган Карлов университетына бара, шуның кәрнизеннән ата башлый. Ул үз эченә бикләнгән кеше булган. Корлы исә теркәлгән легаль корал. Козак социаль челтәрләрдә ату идеясе турында язган булган. «Минем гел үтерәсем килгән иде», дип язган булган ул.