25 июльдә Башкортстанның Ярми авылында чын татар туе оештырылды. Милли гореф-гадәтләрне чагылдырган үрнәк туй мәҗлесен «Җидегән чишмә» фольклор төркеме һәм Башкортстаннын татар халык оешмасы «Ак калфак» фольклор төркеме үткәрде. Яшь, матур, бер‑берсен чын күңелдән сөюче пар — Мурат һәм Рита Исмәгыйлевларның туе булды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгерссы матбугат хезмәте.
Кияү йорты янына туган‑тумачалар, күршеләр, авылдашлар җыелдылар. Машиналар килеп туктагач, киленнең аяк астына мендәр салдылар, ә кияүнең әнисе (кайнана): «Киленкәй, өйгә бәхет, уңыш һәм байлык алып кер, төпле аягың белән» дип каршы алды. Килен мамык мендәргә аяк басты, ә кайнана «Балкып тор, бал кебек татлы бул, май кебек йомшак бул!» дип, беренче булып киленгә кашык белән бал-май каптырды, аннары улына. Татлы сыйдан соң кияү кәләшен кулына күтәреп өйгә алып керде.
Киленне мендәргә бастыру йоласы — изге холык, тыныч тормыш теләү билгесе; бал — татлы сүзле булуны, ә май исә башкаларга карата йомшак мөгамәләдә булуны аңлата.
Аштан соң яшь киленгә су юлы күрсәттеләр. Ул — гаилә учагын саклаучы, ә су — тормыш чыганагы. Киленне колонкага кадәр җыр-моң белән, гармун уйнап озата бардылар.
Киленнең ата‑анасы «Су юлы» йоласы өчен әзерләнгән кирәк‑яракларны: килен өчен чигүле ак алъяпкыч, кияү ягыннан булган хатын‑кызлар өчен дә алъяпкычлар, ике чиләк һәм яулык-кулъяулыкларны алдан әзерләп куйганнар иде.
Авыл халкының барысы да яшь киленне күрергә чыкты, яшь гаиләгә мәхәббәт, иминлек теләделәр. Килен беренче сынавын лаеклы үтте: су тулы чиләкләрен көянтәгә элеп, суны чайпылдырмый гына атлап өйгә алып кайтты.
«Кызганычка каршы, бүгенге көндә мондый йолалар бик сирәк үткәрелә. Без бу чараны гореф‑гадәтләрне саклап калу, аларны яшь буынга тапшыру, буыннар һәм замандашлар арасында рухи бәйләнешне ныгыту, татар халкының мәдәни үзенчәлеген күрсәтү максатында үткәрдек», – ди Ярми мәдәният йорты мөдире Гөлфия Сәрвәрова.