Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанның халык артисты Рөстәм Гыйззәтуллин гаиләсенә кайгы килгән

news_top_970_100
Башкортстанның халык артисты Рөстәм Гыйззәтуллин гаиләсенә кайгы килгән
социаль челтәрләр

Башкортстанның халык артисты, популяр композитор Рөстәм Гыйззәтуллин гаиләсендә зур югалту. Аның әнисе Гөлнур ханым Гыйззәтуллина вафат булган. Бу хакта җырчы үзе социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

Гөлнур ханым үзе дә иҗат кешесе булган. Ул – бик күп җырлар, хикәяләр авторы.

Мәрхүмәне иртәгә туган ягы Әлшәй районы Яңа Сәпәш авылыннан соңгы юлга озатачаклар.

Рөстәм Гыйззәтуллин тамашачыга «Сиңа гына», «Ашыкма», «Гафу ит мине», «Бәхетле минутлар» җырлары аша яхшы таныш. Соңгы вакытта актив рәвештә продюсерлык эше белән шөгыльләнә. «Zainetdin» этно-шоу проекты, «Гирзамюзик» дигән лейбл астында яшьләр белән эшли. Аранжировкалар ясый, Татарстан җырчылары белән дә хезмәттәшлек итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100