Башкортстанның халык артисты Азат Аиткуловның улы хәрби операциядә һәлак булган
Башкортстанның халык артисты, танылган музыкант, «1нче номерлы курай» Азат Аиткуловның улы Айдар махсус хәрби операциядә һәлак булган. Аңа 40 яшь булган. Бу хакта Кырмыскалы районы администрациясенә сылтама белән «Мой Башкортстан» сайты яза.
Айдар Аиткулов 1982 елның Уфада туган. Балачагының күп елларын әнисенең туган авылы Мөксиндә уздыра, әбисенә булыша. Уфа хореография училищесын тәмамлаган. 2005 елда Башкорт дәүләт педагогика институтын тәмамлаган. Айдар махсус хәрби операциягә үзе теләп киткән булган. Узган елның августында ул, бизнесын ташлап, Россия армиясенә кушыла. Ноябрьдә Артемовск (Бахмут) янында һәлак булган.
«Без геройлар заманы дип атарлык чорда яшибез. Геройлар илебезне, ирегебезне, киләчәгебезне саклый. Бүген дә хәрби операция зонасында җиңүне якынайту өчен барысы да эшләнә», – ди район башлыгы Әлфир Сабиров.
Айдар Аиткуловны әнисе Фәниянең туган ягында – Мөксин авылында җирләгәннәр.
«Луганск Халык Республикасында Артемовск янындагы авыр сугышларда хәрби бирем үтәгәндә һәлак булды. Хатыны Эльмира – тол, өч баласы ятим калды...» – диелә хәбәрдә.