Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанның вице-премьеры Алан Марзаевны кулга алганнар

news_top_970_100
Башкортстанның вице-премьеры Алан Марзаевны кулга алганнар

Башкортстан премьер-министры урынбасары Алан Марзаев кулга алынган. «mash_batash» каналы язуынча, аны 37 миллион сум ришвәт алуда гаеплиләр. Аны 15 елга төрмәгә утыртырга мөмкиннәр.

Тикшерү версиясе буенча, түрә юл төзелеше оешмасыннан акча алган, табышлы контрактлар отарга вәгъдә иткән. Республиканың элекке транспорт министры Александр Клебанов арадашчы ролен үтәгән, аңа карата да җинаять эше кузгатылган.

«ufa.mk.ru» хәбәр итүенчә, Алан Марзаяевка каршы «Дортранстрой» ширкәте белән бәйле Марат Латыпов күрсәтмә биргән. Башта аның үзен кулга алалар. Хәзер ул бу эштә шаһит булып бара.

Алан Марзаев 1973 елда Төньяк Осетиядә туган, шунда салым системасында эшли, аннары РФ президенты идарәсендә хезмәт итә, шунда Радий Хәбиров белән таныша. 2019 елдан – Башкортстанда. Алан Марзаевның 4 баласы бар.

Алан Марзаев исеме элегрәк берничә тапкыр шаулаган иде инде.

2021 елда Алан Марзаевның кул астындагы хезмәткәрләрне оятсыз сүзләр белән орышып, Хәбиров килешкә шәһәрне чистартырга ял көнне эшкә чыгарга кушканы яздырылган аудиоязма чыкты.

Аның 15 яшьлек улы телеграм каналда мотоциклда чабып йөргәнен күрсәтә. Аннары, күрәсең, аны юл инспекторлары туктаткан. Ул: «Мусарни меня выпустили», – ди һәм пачка белән акча күрсәтә.

Озак та үтми, ул тагын бер гауга үзәгендә кала – Уфа барларының берсендә яшүсмерләр өчен «алкогольсез» дип аталган кичә уздыра. Кичәгә килгән 12 яшьлек кыз, аракы белән агуланып, реанимациягә эләгә. 18 яшь тулмау сәбәпле, рәсми рәвештә ул кичәне Владимир Винокуров исемле егет оештырган була. Бу гаугадан түрә улы җиңел котыла – җаваплылык Винокуров җилкәсенә төшә, ул балаларны эчергән өчен җаваплыкка тартыла. Ә түрә баласын кадет мәктәбенә җибәрәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100