Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда яшәүчеләр хәрбиләр өчен йөзләп банка тушенка ясаган

news_top_970_100
Башкортстанда яшәүчеләр хәрбиләр өчен йөзләп банка тушенка ясаган
Эльвина Сибагатованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Башкортстанның уңган ханымнары хәрбиләр өчен йөзләп банка тушенка япкан. Бу хакта Уфа блогеры Эльвина Сибагатова социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.

«Минем авылдашларым, Бүздәк районы Сәвәдебаш авылы мәдәният йортында уңган апалар, махсус хәрби операциядәгеләргә тушенка яптылар. Барлык хәрбиләргә исән-сау туган якларына әйләнеп кайтырга язсын», – дип язган блогер.

Видеода күренгәнчә, өстәлдә йөзләгән банка тушенка тора. Аны ясаучы апалар «Җиңүчеләргә дан» җырыннан «Һай, асыл ил уллары, яудан җиңеп кайтыгыз» дигән юлларны башкара. Шулай ук, алар хәрбиләргә изге теләкләрен дә белдерә.

«Изге эшегез өчен мең рәхмәт» дип белдергән видеоны караучылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100