Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда бер гаиләдән 7 кеше янгында һәлак булган: «Яхшы гаилә иде...»

Бүген төнлә Башкортстан республикасы Матвеевка авылында янгында җиде кеше һәлак булган. Шуларның бишесе – балалар.

news_top_970_100
Башкортстанда бер гаиләдән 7 кеше янгында һәлак булган: «Яхшы гаилә иде...»
Башкортстан буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Бүген төнлә Башкортстанның Стәрлетамак районына керә торган Матвеевка авылындагы бер йортта чыккан янгында 7 кеше һәлак булган. Шуларның бишесе – балалар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан республикасы буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр, дип яза «РИА новости».

Йорт ике фатирлы булган. Янгын төнге 3 сәгать 27 минутта башланган. Иртәнге сәгать 5:19 минутта янгынны сүндергәннәр. Янгын мәйданы 56 квадрат метрны тәшкил иткән.

«Янгын сүндергәндә 7 кешенең һәлак булуы ачыкланды. Икесе – олы кеше: бер ир-ат һәм хатын-кыз, калган бишесе – малайлар. Медицина хезмәткәрләре аларның үлгән булуларын раслады», – ди коткаручылар.

Регион тикшерү комитетында гаиләдә 7 бала тәрбияләнүен сөйләгәннәр. Фаҗига вакытында әтисе 2 баласын коткарып калган, ә үзе һәлак булган. Исән 2 баланы хастаханәгә салмаганнар, хәлләре ярыйсы, диелә әлеге хәбәрдә. Янгынны кыска ялганыш аркасында килеп чыккан, дип фаразлыйлар.

 

Фото: © Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

«Яхшы гаилә иде»

Башкортстанның Матвеевка авылы кергән Первомайский авыл советында фаҗига турында сөйләделәр.

Янгын төнлә килеп чыккан. Әлегә сәбәпләре төгәл билгеле түгел, тикшерү эшләре бара, – дип сөйли башлады авыл җирлегендә эшләр белән идарә итүче Зәлия Фәттахова. – Яхшы гаилә иде. Өйләрендә янгын турында кисәтә торган җайланмалары да бар иде. Шушы арада гына безнең «профгруппа» өйләр буенча йөреп чыкты. Бөтен әйберләре дә төзек булган. Ике фатирлы кирпеч йортның бер фатирында торалар иде, – ди ул.

Икенче якта торучыларга ут тимәгән, алар белән барысы да яхшы. Фаҗигадә һәлак булган гаиләдә 7 бала тәрбияләнгән. Шуларның 4се – уллыкка алынган балалар.

Нина Лукьянова һәм Мурат Артиков уллыкка алынган 4 инвалид бала тәрбиялиләр иде. Алар өйдә генә укыдылар. 2 бала инде күптән аларның фамилияләрен йөртә иде. Тагын 2 баланы әле 21 октябрьдә генә гаиләгә алганнар иде. Чит төбәктән алып кайттылар ул балаларны. Бездә әле алар турында мәгълүмат юк, чөнки үзләре дә шул кәгазь эше белән йөриләр иде.

Әле күптән түгел генә монда килеп киттеләр, белешмә алдылар. Үзебез һаман да шок хәленнән чыгып бетә алмыйбыз. Яхшы кешеләр, әйбәт гаилә иде. Начар булсалар, аларга балалар бирмәсләр иде шул, – ди Зәлия Фәттахова.

 

Фото: © Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Гаилә башлыгы – машина йөртүче, шәхси эшмәкәр, кешеләр йөртү белән шөгыльләнгән. Хатыны өйдә балалар белән мәшгуль булган.

Бу янгында 7 кеше һәлак булды. 2 баланы әтиләре алып чыгып өлгергән. Үзе яңадан өйгә башкаларны алып чыгу өчен кереп киткән дә чыга алмаган. Аларга ис тигән. Бик каты төтен булган анда. Бишәр яшьлек 2 игезәк малай апаларында тора әлегә. Ул – Нина белән Муратның олы кызлары, кияүдә, күрше йортта яши. Кичә аларга ашыгыч медицина ярдәме күрсәткәннәр, хастаханәгә алып китмәгәннәр иде. Бүген менә тикшеренү өчен игезәкләрне хастаханәгә алып киткәннәр. Стресс та, кичә төтен дә сулаганнар бит инде алар. Нина һәм Муратның 2001 елгы тагын бер уллары исән калды. Егет күптән түгел генә армиядән кайткан иде, ул өйдә булмаган, – дип аңлатты ул.

Зәлия Фәттахова сүзләренчә, фаҗигадә һәлак булган гаиләнең өйләрендә су да, газ да, гомумән, бөтен уңайлыклар да булган.

 

Фото: © Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Янгын сүндерүгә 62 кеше һәм 25 данә техника җәлеп кителгән булган, дип хәбәр итә «Башинформ». «Ике һәм аннан да күбрәк кешегә саксызлык аркасында үлем китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Янгын төзек булмаган электр чыбыклары аркасында килеп чыккан булырга мөмкин, дип фаразлана. Һәлак булган гаиләнең күршеләре сүзләренә караганда, аларның агач янкормалары булган. Ул электр җайланмалары ярдәмендә җылытылган. Янгын шуның аркасында да чыккан булырга мөмкин. Янгында 13, 10, 8 һәм 6 яшьлек малайлар һәлак булган.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров янгынны тикшерү буенча оператив штаб оештырылуы турында хәбәр итә. Җеназа оештыруны һәм аңа бәйле барлык чыгымнарны республика хакимияте үз өстенә алган, диелә әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100