Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанның Ирәмәл тавына менгән Рөстәм Нәбиев: «Бу минем өчен җиңел булмады»

news_top_970_100
Башкортстанның Ирәмәл тавына менгән Рөстәм Нәбиев: «Бу минем өчен җиңел булмады»
Фото социаль челтәрдән

Армиядә вакытта казарма ишелеп, ике аяксыз калган, кулларында иң биек тауларны яулаучы, мотиватор, Уфа блогеры Рөстәм Нәбиев Башкортстанның Ирәмәл тавына менгән.

«Ирәмәлгә кулында менгән беренче кешеме мин, белмим, әмма мин моны булдырдым. «Рөстәм, син күп тауларда булдың, ә башкорт тауларында – юк. Нигә?» – дип сорыйлар иде миннән.

Ник икәнен белмим. Мөгаен, моның өчен әзер булырга, «үсеп җитәргә» кирәк булгандыр. Мин тауларга кызык эзләп менмим. Һәр тауга мин ният, үз максатларым һәм ихтыяҗларым белән менәм. Алар барлыкка килүгә мин әзер булдым. Бу изге тауда басып торырга өлгердем.

Бу минем өчен җиңел булмады, без барлыгы 15 км юл уздык, 17 сәгать юлда булдык. Яңгыр, ташлар… кайбер вакытта йодрыкта барырга туры килде, чөнки кул учы «тыңламый» башлады. Шулай да мин менеп җиттем. Юлымда дистәләгән үз кешеләремне очратып, чираттагы тауны яуладым. Сезнең ышанычыгыз – ул могҗиза.

Ардыммы? Бик!

Әмма моңа ирешүемә шатмын. Яңа тәҗрибә, яңа хис-кичерешләр, фикерләр. Барысы да «текә» булды. Ирәмәл, вакытлыча мине кабул итүең һәм җибәрүең өчен рәхмәт. Алга барабыз, алда – Арарат. Минем белән булганыгыз өчен рәхмәт!» – дип язган блогер.

«Биредә сезнең белән очрашудан алган хис-кичерешләрем әле дә узмады. Сездән энергия, җылылык алдым. Көчле рухлы кеше һәм мотиватор белән һәр кеше фотога төшәргә теләвен күзәтә алдым»;

«Сиңа сокланудан туктый алмыйм. Бик яратам һәм горурланам»;

«Сез – искиткеч көчле кеше. Анда аяк белән менәргә һәм төшәргә дә авыр, ә кулларда шуны эшләү башка сыймый»;

«Кыю һәм көчле ир-ат. Искитмәле кеше. Тагын бер тауны яулавыгыз белән котлыйм», – кебек комментарийлар белән рухландырганнар Рөстәмне.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100